Яшел Үзән районы Дубровка поселогыннан 4 км төньяктарак урнашкан.

Күлнең шактый өлеше таллар, тәбәнәк каен һәм наратлар үсүче йөзмә «үлән-утрау» белән капланган; көньяк өлешендә ачык су өслекле участоклар сакланган.

Гомуми мәйданы 60 га, су өслегенең мәйданы 0,3 га, озынлыгы 140 м, иң зур киңлеге 28 м, иң зур тирәнлеге 13,5 м. Күбесенчә атмосфера явым-төшемнәре исәбенә туена. Көнчыгыш өлешендә күлгә сызалар тоташа, алар буенча исә яңгыр һәм кар сулары агып төшә. Сулыкның төньяк-көнбатыш өлешенә тоташучы уйсулык буенча язын эрегән кар сулары Озын күлдән Сәр-Болак елгасына агып керә.

Ярлары буенда биек кәүсәле ылыслы (чыршы, нарат) һәм яфраклы (имән, юкә, каен) агачлар үсә.