Лаеш районы Габишев авылыннан көньяктарак эрозияле уйсулыкта урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 10 га, шуның 4,4 гектарын урыны-урыны белән ярга якын булган йөзмә утрау били. Су күләме якынча 400 мең м3. Озынлыгы 870 м, иң зур киңлеге 215 м. Уртача тирәнлеге 3,9 м, иң зур тирәнлеге 11,5 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыка килгән. Формасы катлаулы. Төньяктан көньякка таба чылбыр рәвешендә сузылган өч аерым сулыктан тора. Көнбатыш яры текә, ерымнар белән ергаланган, көнчыгыш яры сөзәгрәк; нарат агачлары үсә. Явым-төшемнәр һәм грунт сулары белән туена.

Суы йомшак (0,6 мг-экв/л), җиңелчә минеральләшкән (61,8 мг/л), гидрокарбонат-хлорид-магнийлы типта. Үтә күренмәлелеге 20 см.

Күл акрынлап сазлыклана бара.

Ял итү урыны. ТРның табигать истәлеге (1978).