Азнакай районының Чәкән авылыннан 7,3 км көньяк-көнбатыштарак. Су өслегенең мәйданы 2,16 га. Күләме 24,3 мең м3. Озынлыгы 370 м, иң зур киңлеге 100 м. Уртача тирәнлеге 1,13 м.

Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы озынча. Явым-төшем һәм грунт сулары белән туена. Суы уртача каты (5,4 мг-экв/л), гидрокарбонат-хлорлы-кальцийлы типта. Гомуми минеральләшүе 179,1 мг/л. Үтә күренмәлелеге 55 см.

Күл суы хуҗалык-көнкүреш максатларында файдаланыла.