- РУС
- ТАТ
Сумка елгасы үзәне иңкүлегендә, Яшел Үзән районының Ильинский авылыннан төньяктарак, Идел-Кама саклаулыгының Раифа участогы чикләре янында урнашкан.
Су өслегенең мәйданы 20 га. Су күләме 1200 мең м3. Озынлыгы 600 м, иң зур киңлеге 338 м. Уртача тирәнлеге 6 м, иң зур тирәнлеге 19 м.
Күл карст-суффозия процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Формасы катлаулы, турыпочмаклыкка якын. Көньяк өлешендә ярлары текә һәм калкулыклы; көньяк һәм көньяк-көнчыгыш ярлары комлы-ташлы. Төньяк-көнбатыш яры сөзәк, биредә сай сулыклар һәм су астында калучы болыннар бар.
Яр кырыйларында 1 м киңлектә су үсемлекләре; сай сулы урыннарда укъяфрак, җир-су карабодае, бака тәңкәсе үсә.
Суы бик йомшак, гидрокарбонат-хлорид-магнийлы типта. Суының үтә күренүчәнлеге 53 см.
Туенуы катнаш, күбесенчә атмосфера явым-төшемнәре исәбенә.
Күл агымлы, аның аша Сумка елгасы ага.
Хуҗалык-көнкүреш һәм рекреация (ял итү) максатларында файдаланыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.