- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мамадыш районындагы поселок. Мамадыш шәһәреннән 46 км төньяктарак, Юкәче елгасының уң кушылдыгы буенда урнашкан
1710 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Югары Шүләңгер исеме белән билгеле.
1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында поселокта мәчет эшли.
Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 112,3 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Җөри волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.
Хәзер Түбән Шүләңгер авыл җирлеге составында.
1931 елда поселокта “Чулпан” колхозы оештырыла.
К.Ә.Вәлиев (1931–2010) – физик, физика-математика фәннәре докторы, РФА, ТР ФА академигы, “Микроэлектроника” журналы баш мөхәррире (1987 елдан), Ленин премиясе, Азәрбайҗан ССР Дәүләт премиясе, Е.К.Завойский исемендәге Халыкара премия, РФ Хөкүмәте Дәүләт премиясе лауреаты, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), 4 нче дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры.
1782 елда – 17 ир-ат;
1859 елда – 44,
1897 елда – 107,
1908 елда – 116,
1920 елда – 90,
1926 елда – 72,
1949 елда – 112,
1958 елда – 44,
1970 елда – 46,
1979 елда – 28,
1989 елда – 7,
2002 елда – 1 кеше (татар),
2010 елдан – даими яшәүчеләр юк.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.