Идел елгасының сулъяк яр югары террасасында, Лаеш районы Чистое озеро авылыннан көнчыгыштарак.

Су өслегенең мәйданы 7,77 га. Суының күләме якынча 300 мең м3. Озынлыгы 820 м, иң зур киңлеге 220 м. Уртача тирәнлеге якынча 4 м, иң зур тирәнлеге 14,2 м.

Күл карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Катлаулы, сузынкы формада. Көньяк яры текәрәк һәм күтәренке. Күбесенчә җир асты сулары белән тотрыклы тотрыклы туена.

Суы сульфат-гидрокарбонат-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән, йомшак, җиңелчә үзгәрүчән зәңгәрсу төстә. Үтә күренмәлелеге якынча 90 см.

Яр буе үсемлекләреннән чатырлы сусак һәм очлы күрән өстенлек алып тора.

Күлнең төньяк яр буенда хуҗалык бакчалары урнашкан, көньягына нарат урманы тоташа.

ТРның табигать истәлеге (1978).