Гадәттә, тонналарда исәпләнә.

Елга утырмалары бөтен агым буенча күчүче йөзмә утырмалардан һәм елга төбе буйлап ияреп килүче матдәләрдән тора.

Барлык елга утырмаларының уртача 20% ка якыны соңгылары өлешенә туры килә. Елга утырмалары, туфрак эрозиясе һәм башка денудация процесслары нәтиҗәсе буларак, ярларның һәм елга төбенең (су юлы өлеше) ашалуы һәм су җыелу мәйданыннан керүче утырмалар хисабына формалаша. Шунлыктан елга бассейнында эрозия процессларының көчен күрсәтүче елга утырмалары модуле (елына т/км2) аша да билгеләнә.

Елга утырмалары язгы су ташу һәм ташкыннар вакытында күзәтелә. Утырмаларның шактый өлеше сусаклагычларда, күлләрдә, елга юллары һәм тугайларда, сызаларда, сөзәклек итәкләрендә утырып кала.

ТР территориясендә йөзмә утырмалар төрле вакытларда 50 дән артык гидрологик пост мәгълүматлары буенча билгеләнә. Йөзмә утырмаларны үлчәү 1930 елларда үткәрелә, әмма төгәллеге зур булмау сәбәпле (СССРның барлык территориясендәге кебек) туктатыла.

Йөзмә матдәләрнең күплеге буенча Казансу һәм Зөя елгасының уңъяк кушылдыклары аерылып тора, аларның еллык күләме 1 км2 га 100 т һәм күбрәк тә була.

Иң аз утырмалар Көньяк-Көнбатыш Кама аръягында күзәтелә, бу исә территориянең хуҗалык максатларында соңрак үзләштерелүе һәм денудациягә чыдам токымнарның таралуы, шулай ук Көнбатыш Кама аръягында рельефның чагыштырмача тигез булуына бәйле.

ТР елгаларында йөзмә утырмалар ияреп килгән матдәләр күләменең 10-15% ыннан артмый.

Елга утырмалары антропоген факторлар йогынтысында үзгәрә. Су җыелу мәйданнарында урманнарны бетерү һәм җирләрне сукалау елга утырмаларының артуына китерә.

Ияреп килгән матдәләрне тулысынча һәм йөзмә утырмаларның бер өлешен сусаклагычлар тоткарлый.