Биографиясе

1964 елның 24 гыйнварында Уфа шәһәрендә туа.

БРның атказанган рәссамы (2006).

Башкорт педагогика институтының сәнгать-графика факультетын тәмамлый (1986).

1988 елдан Уфа сәнгать училищесендә укыта.

Рәссамнар берлеге (1995), Халыкара графика академиясе (2004) әгъзасы.

Иҗаты

Р.Я.Миңлебаев. «Чудь». «Ибне Фазлан сәяхәте» сериясеннән. Автор тарафыннан төс йөгертелгән кәгазь. Үреп ясау, шпон, тимер. 2004

Миңлебаев иҗатында, бигрәк тә аның беренче әсәрләрендә, ХХ йөзнең төрки мәҗүси культура элементлары катнашкан, абстракт һәм фигуралы төрле модернистик агымнарның стилистик принциплары кушылмасы булуы белән аерылып торган хәзерге заман сынлы сәнгать тенденцияләре чагыла: «Күк аты», «Пектораль энарея», «Томирис көзгесе» (барысы да 1994).

Соңрак рәссам коллаж техникасын куллана башлый (әсәрләргә аеруча матур чагылыш һәм ягымлылык бирүче кәгазь нигез булып тора): «Намаз», «Сукмак», «Төньяк җиле» (барысы да 2003).

Миңлебаев әсәрләрендә төп тема — борынгы төрки дөнья тарихы һәм мәдәнияте. Күбрәк офорт, литография, акватинта техникасында эшли. Графика серияләре: «Әманәт» (1991), «Урман ияләре» (1992), «Гипербореяләр» (1994), «Алла битлекләре» (1995), «Арийлар фәзасы» (1997), «Миф туу» (1998), «Петроглифлар» (2000), «Мегалитлар», «Архаика» (икесе дә — 2002), «Ибне Фазланның Итил елгасына сәяхәте», «Иртә тимер гасыры» (икесе дә — 2003), «Эзләр», «Гәүдәләнеш» (икесе дә — 2004); «Төрки дөнья» монументаль панносы (В.Г.Шәйхетдинов белән бергә, 2002).

Урал басма графикасы триенналесендә (Уфа, 1995, 1998, 2001), 1 нче Бөтендөнья кече басма формалар һәм экслибрис (Пекин, Кытай, 1998), Израиль дәүләтенең оешуына 50 ел тулуга багышланган халыкара экслибрис (Буэнос-Айрес, Аргентина, 1998), «Күчмә сәхифәләр — habar» (Мәскәү, 2006; Казан, 2007) күргәзмәләрендә, халыкара «Алтын каләм» иллюстрацияләр (Белград, Югославия, 1999, 2001), «Lilla Europa» нәкышь һәм графика (Хальсберг шәһәре, Швеция, 2000), басма графика (Пекин, Кытай, 2003) биенналесендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Уфа (1994, 1997), Мәскәү (1994), Огайо шәһәре, АКШ (1996), Казан (1996), Нижневартовск (1998), Абакан (2000), Новосибирск (2000), Санкт-Петербург (2005) шәһәрләрендә уза.

Башкорстанның әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге Ш.Бабич исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1998), Халыкара экслибрис биенналесе дипломанты (Альбенга шәһәре, Италия, 1997); Урал халыкара басма графика триенналесенең 2 нче (көмеш медаль), 3 нче (бронза медаль), 1 нче (алтын медаль) бүләкләре (Уфа шәһәре, 1998, 2001, 2004); халыкара графика биенналесенең 3 нче (бронза медаль) һәм 1 нче (алтын медаль) бүләкләре (Новосибирск шәһәре, 1999; С.-Петербург, 2004; Любляна шәһәре, Словения, 2005) лауреаты.

Миңлебаев әсәрләре М.В.Нестеров исемендәге Башкортстан Дәүләт сәнгать музеенда (Уфа шәһәре), «Казан» милли мәдәният үзәгендә (Казан), «АЯ» хәзерге заман сәнгате галереясында (Курск ш.), Хәзерге заман сәнгате музеенда (Мәскәү), Кече график формалар галереясында (Пекин, Кытай), Кече график формалар сәнгате галереясында (Альбенга шәһәре, Италия), Картиналар галереясында (Новосибирск шәһәре), Россиядәге һәм чит илләрдәге шәхси тупланмаларда саклана.

Әдәбият       

Әхмәтдинова И. Рәссам сере // Тамаша. 2001. № 3;

Фёдоров В. Этнография Рината Миннебаева // Рампа. 1994. № 7–8;

Махмутов М. Созвездие курая // Тулпар. 1998. № 4;

Хусаинов А. Я человек полевой // Уфа, 2002. № 11;

Миннебаев Р. Фарсах. Графика: Каталог. Уфа, 2006.

Автор — Г.Р.Фәйзрахманова