Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына.

1560 еллардан татар морзалары Яушевлар биләмәсенә керә, 1733 елдан генерал-майор К.М.Тәфкилев (1756 елда Тирсәдә җирләнә) волостьның башка авыллары белән бергә үзенә ала.

1861 елга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, Тәфкилевләр нәселенә карый. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сумала кайнату, чыпта-кап сугу, күн эшкәртү, итек тегү һәм арба ясау кәсепчелеге тарала.

1742–1744, 1764–1767, 1773 елларда крепостной крәстияннәрнең алпавыт Тәфкилевләргә каршы кузгалышы була.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы чорында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә. 1773 елда Пугачёвчылар килгәнчә үк Габделҗәлил Сөләйманов (Е.Пугачёв гаскәрендә ул Тирсә волосте полковнигы дәрәҗәсен ала) җитәкчелегендә күрше авыл крәстияннәре берләшеп, Тәфкилевләргә каршы чыгалар.

1774 елның июнендә Е.Пугачёв үзенең гаскәре белән килеп җитә һәм Алабугага юнәлә, Тирсә авылының күпчелек халкы аңа кушыла. Г.Сөләйманов 1774 елда Тирсәдә хөкүмәт гаскариләре тарафыннан асып үтерелә.

XX йөз башында авылда пыяла, кирпеч, поташ, шырпы заводлары эшли.

XIX йөз уртасында Тәфкилевләр акчасына өч яруслы, 41 метрлы манаралы таш мәчет төзелә (Бөек Ватан сугышы елларында мәчет бинасында сөт комбинаты урнаша, 1983 елда ябыла; 1991 елда сүтелә). Авылдагы Тәфкилевләр нәселе төрбәсе 1941–1945 елларда сүтелә.

XIX йөз уртасында бертуган Бубиларның әтисе, Габделгалләм Нигъмәтуллин, Алабуга өязенең Тирсә авылындагы Якуб мулла мәдрәсәсендә укый.

1893 елда авылда Аучылык җәмгыяте теркәлә.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, мәдрәсә (XVIII йөз; 1869 елда 62 шәкерт укый), мәктәп, ике сыйныфлы башлангыч рус-татар училищесе (1882 елдан) була.

1905 елда Х.Шәймәрданов үзенең өендә китапханә оештыра, шунда балалар укыта.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1241 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1919 елга кадәр авыл – Вятка, 1919 елдан – Казан, 1920 елдан – Вятка губернасының Алабуга өязе Сарсак-Умга волостенда. 1921 елның гыйнварыннан – ТАССРның Алабуга (июньгә кадәр өяз), декабреннән – Әгерҗе, 1924 елдан – Алабуга кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Әгерҗе, 1963 елның 1 февраленнән – Алабуга, 1964 елның 4 мартыннан Әгерҗе районында.

Хәзер Тирсә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Тирсә” колхозы оештырыла, 1935 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.

1938 елда май заводы төзелә (1978 елда Әгерҗегә күчерелә). 1930 елда Тирсә машина-трактор станциясе оештырыла.

1944 елда колхоз Киров исемендәге һәм “Сигнал” колхозларына бүленә. 1961 елда Киров исемендәге колхоз “Татарстан” колхозы белән берләштерелә (Иж-Бәйки авылы) һәм “XXII партсъезд исемендә” дип үзгәртелә (1994 елдан “Ватан акционерлык җәмгыяте).

Халкы күбесенчә “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасы”, “Әгерҗеагрохимсервис”, “Наҗар” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять филиалларында, “Авылдаш” сөт заводында һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда башлангыч мәктәп ачыла (беренче директоры – Буби мәдрәсәсен тәмамлаган Г.Гаделов), 1926 елда – җидееллык, 1939 елда – сигезьеллык, 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында төбәкне өйрәнү музее эшли.

Авылда балалар бакчасы (1977 елдан), мәдәният йорты, дәвалау амбулаториясе, мәчет (1999 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

З.Г.Байчурина (1890–1977) – шагыйрә;

М.Г.Ибраһимов (1921–2006) – Советлар Союзы коммунистлар партиясенең Арча район комитетының беренче секретаре;

Ш.-А.Х.Иманаев (1875–1939) – юрист, филолог, “Хокук вә хәят” журналы нашире һәм мөхәррире, “Бәянелхак” газетасы мөхәррире;

Ч.М.Мусин (1934–2016) – шагыйрь, ТР Язучылар берлеге әгъзасы;

Р.Р.Шаһидуллин (1928–2013) – физик-химик, химия фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1859 елда – 883,
1887 елда – 915,
1905 елда – 1047,
1920 елда – 1177,
1926 елда – 1192,
1938 елда – 1152,
1958 елда – 758,
1970 елда – 815,
1989 елда – 1351,
2002 елда – 1678,
2010 елда – 1765,
2015 елда – 1781 кеше (татарлар).