299±0,8 млн ел элек башлана, 48±0,4 млн ел дәвам итә.

3 бүлеккә һәм 9 яруска бүленә.

1841 елда инглиз геологы Р.Мурчисон тарафыннан билгеләнә.

Пермь системасы (чоры) интенсив тектоник хәрәкәтләр белән характерлана. Материклар күчеше дәвам итә, Европа төньякка күчә һәм Азия белән тоташа, алар кушылган урында Урал таулары формалаша башлый. Җылы һәм коры климат шартларында диңгез, лагуна һәм континенталь утырмалар: доломитлар, известьташ, гипс, балчык, кызгылт комсу-балчыксыл токымнар хасил була. Пермь системасы (чоры)ның органик дөньясы җир өсте үсемлек һәм хайваннарының роле арту белән характерлана; палеозой хайван һәм үсемлекләре үлеп бетә һәм яңа төркемнәре барлыкка килә. Мүкләр, диңгезләрдә яшел суүсемнәр зур роль уйный башлый. Хайваннар дөньясы бай һәм төрле булуы белән аерылып тора: диңгезләрдә — бер күзәнәкле хайваннар (фораминифералар), мәрҗәннәр, моллюсклар, акуласыманнар һәм тәңкәле балыклар, төче сулыкларда ишкәгаяклы кысласыманнар яши. Бөҗәкләрнең (элпәканатлылар), үрмәкүчсыманнарның, җир-су хайваннарының (панцирь башлылар, бака-кәлтәләр) яңа отрядлары барлыкка килә, җәнлексыман сөйрәлүчеләр зурая.

Татарстан территориясендә имезүчеләрнең беренче җылы канлы бабалары — хәнҗәрсыман казык тешле парейазаврларның (3 м га кадәр озынлыкта) калдыклары табыла. Пермь системасы (чоры)ның гомуми калынлыгы 600 м дан артык.

Системаны өйрәнүгә Казан геологлары Н.А.Головкинский, А.А.Штукенберг, А.В.Нечаев, М.Э.Ноинский, Е.И.Тихвинская, И.Н.Тихвинский, В.И.Игнатьев, Ю.В.Сементовский һәм башкалар зур өлеш кертәләр. Алар тарафыннан Уфа ярусы һәм Казан ярусы (Нечаев), Көнгер ярусы (Штукенберг) аерым нигезләнә; стратотиплар ачыла (эталон киселешләр, мәсьәлән, Печище геологик киселеше); Пермь утырмаларында файдалы казылмаларның урнашу закончалыклары билгеләнә.

ТР территориясендә Пермь системасы (чоры) утырмаларына известьташ, доломит, гипс, битум, нефть, минераль су һәм башка чыганаклар (XVII–XIX йөзләрдә бакыр рудалары чыгарыла) туры килә.