Татарстан Көнчыгыш Европа (Рус) архей-протерозой платформасының көнчыгыш өлешендә, Идел-Кама антеклизы чикләрендә ята. Антеклиза, үз чиратында, берничә уңай структур формадан (Татар, Токмов, Башкорт, Кама гөмбәзләре) һәм аларны бер-берсеннән аеручы батынкылыклардан (Мәләкәс, Югары Кама һ.б.) тора. Архей-түбән протерозой этабында континенталь кабыкның формалаша башлавын чагылдыручы калын гранитоидлар массивы хасил була. Авлокоген тибындагы бөгелешләрне соңгы протерозойның (рифей һәм венд) утырма токымнары тутырган. Регионның палеозой чоры тарихы платформаның Урал алды буенда континенталь кабыкның аерылып (рифт хасил булып), алга таба (кембрий чоры ахырында – ордовик чоры башында) аның киңәюе активлашып, Урал океаны ачылуга бәйле. Палеозойның башлангыч чоры дәверендә платформаның көнчыгыш чите, биек күтәрелгән территориядән гыйбарәт булып, интенсив эрозия процессларын кичерә. Девонда континенталь плитаның көнчыгыш чите диңгез сулары белән тула, диңгез утырмалары туплана башлый һәм бу процесс соңгы Пермь чорларына кадәр өзлексез дәвам итә.

Пермь системасының башлангыч чорындагы үсеш этабына Урал таулары хасил булу һәм диңгезнең акрынлап платформадан чигенүе хас. Пермь системасының соңгы чоры башланганда, Урал буйларыннан диңгез бассейны тәмам кысрыклап чыгарыла һәм Рус платформасының аның белән янәшә тирәләрендә таулар хасил булу процессы башлана. Аның территориясендә бик киң, Уралга параллель булган тотрыклы бөгелеш зонасы – соңгы Пермь чоры утырмалары бассейны хасил була. Ул Урал ягыннан таркалу һәм җимерелү продуктлары белән тула башлый. Геоморфологик инверсия барлыкка килә –Рус платформасының көнчыгыш өлеше үзенең девон, карбон һәм башлангыч Пермь чорларында көнчыгышка караган өслек авышлыгын көнбатышка үзгәртә (хәзер дә шул хәлендә саклана). Шул вакытта Урал тауларыннан башланып, платформага таба агучы яңа елга системалары хасил була. Бөгелешләрнең иң көчле стадиясендә (Казан чоры) утырмалар бассейнының өслеге Дөнья океаны өсте тигезлегеннән түбәнәя һәм диңгез сулары белән тула. Татар чоры башына (к. Пермь системасы (чоры)) диңгез бассейны Уралдан төшкән ватылма токымнар (молас формацияләр) тарафыннан төньяккарак кысрыклана. Регионның мезозой-кайнозой чорларындагы геологик тарихы Урта диңгез орогенезы йогынтысы астында була һәм Татарстан территориясенең төп өлешен тәшкил итүче Идел-Кама антиклинорие коры җир булып кала бирә. Мезозой утырмалары (юра һәм акбур) туплану өлешчә республиканың көньяк-көнбатыш өлешенә эләгә. Кайнозойда (неоген, плейстоцен) утырмалар туплану, башлыча, бу вакытка формалашып җиткән зур елгалар үзәннәрендә бара.