Монолит (төзелеш мәйданында әзерләнә), җыелма (заводта эшләнә), җыелма-монолит төрләргә бүленә.

Монолит тимер-бетон конструкцияләр, гадәттә, аерым кисәкләргә бүлү кыенга туры килгән биналарда һәм корылмаларда, бер үк төрдән һәм кабатлануы ихтимал булмаган конструкцияләрдә кулланыла.

Төрле максатлардагы җыелма тимер-бетон конструкцияләр — нигезләр (субайлар, блоклар, подвал диварлары панельләре), каркаслар (колонналар, өрлекләр, кизәлекләр, матчалар, фермалар), диварлар (дивар панельләре, бүлү диварлары), биналарның катара түшәмнәре һәм түбәлекләре (панельләр, плитәләр һәм түшәмнәр), баскычлар (баскыч басмалары һәм мәйданчыклары), инженерлык корылмалары (күпер терәкләре һәм тораклары, су үткәрү торбалары, туннельләр кору өчен өрлекләр һәм тюбинглар, юллар һәм аэродромнар җәю плитәләре, шпаллар, электр баганалары һәм башкалар) аеруча киң файдаланыла. Монтажлау вакытында конструкция элементлары монолитлаштыру яки эретеп ябыштыру юлы белән беркетелә.

Тимер-бетон конструкцияләрне куллану зур конструктив мөмкинлекләр ача, башкарылган эшләрнең төп өлешен махсус җиһазландырылган заводка күчерергә мөмкинлек бирә, төзелешне монтажлауга һәм җыюга китерә.

Тимер-бетон конструкцияләрнең технологик процессы өч төп ысул — урыныннан күчми торган җиһазда күчеп йөрүче агрегат-конвейр, күчеп йөрүче җиһазда үзгәрешсез эшләүче конвейр һәм стенд ысуллары белән оештырыла.

Татарстан Республикасында тимер-бетон конструкцияләр һәм эре панельле йортлар төзелешенең 50 дән артык заводы, цехы, полигоннары, комбинатлары бар (Казанда, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Чистай, Азнакайда).

Шулай ук кара Тимер-бетон.