- РУС
- ТАТ
журналист, дәүләт эшлеклесе, ТР һәм РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре (1995, 2010)
1955 елның 1 маенда Шөгер районы Юлтимер авылында туган.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1977), «Комсомолец Татарии» газетасында хәбәрче, бүлек мөдире булып эшли.
1985–1989 елларда КПССның Казан шәһәре Ленин райкомы бүлек мөдире урынбасары, КПССның Казан шәһәр комитеты инструкторы.
1989–1998 елларда «Молодёжь Татарстана» газетасының баш мөхәррире.
1998–2004 елларда «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры.
1995–2019 елларда ТРның Журналистлар берлеге рәисе. Үзгәртеп корулар, хәбәрдарлык, республиканың яңа дәүләтчелеге формалашу һәм үсү шартларында Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары системасын үстерүгә зур өлеш кертә, ТР журналистлар кадрларын сыйфат ягыннан үстерүдә булышлык итә.
2004–2019 елларда ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары.
«Дуслык» ордены (2019), медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.