Татарстан территориясендә кристаллик нигезнең батынкы урыннарында (авлакогеннарда) ята.

Атамасы 1945 елда М.Ф.Микрюков һәм А.Я.Виссарионова тарафыннан Баулы шәһәре исеменнән чыгып бирелгән. Баулы сериясе кызыл төстәге карбонатлы-балчыклы комсыл токымнардан барлыкка килгән түбән Баулы (рифей) комплексына һәм башлыча балчыклы-комлы токымнардан гыйбарәт булган югары Баулы (венд) свитасына бүленә.

Абсолют яше 1650-570 млн ел. Калынлыгы 3 км дан артык.

Сериянең төп ике бүлекчәсе барлыкка килү вакытлары белән бер-берсеннән аерылып тору сәбәпле, «Баулы сериясе» атамасы 1960 еллардан кулланылмый башлый.