РФдә иң борынгы фәнни китапханәләрнең берсе. Фондның зурлыгы буенча университет китапханәләре арасында өченче (Мәскәү һәм Санкт-Петербург университетларыннан кала). 1969 елдан — Югары Идел буе зонасындагы, ә 1983 елдан ТР, БР, Удмурт Республикасы югары һәм махсус урта уку йортлары китапханәләре өчен методик үзәк.

Тарихы

Китапханә Казан университеты Уставы нигезендә оеша (1804 елның 5 ноябрендә император Александр I Уставка кул куя). Иң элек аның вазифаларын Казан гимназиясе (университет шуның базасында оештырыла) китапханәсе башкара. Университетның мөстәкыйль бүлекчәсе буларак, китапханә 1806 елның 8 ноябреннән, Казан университетының беренче китапханәчесе итеп грек теле һәм әдәбияты профессоры М.Л.Сторль билгеләнгәч, эшли башлый. Ярдәмчесе П.С.Кондырев белән ул гимназия китапханәсеннән университет өчен кирәкле булган 4022 томлык 1737 китапны сайлап ала. Г.А.Потёмкин һәм В.И.Полянскийның элек гимназиянеке саналган китаплар җыелмасы китапханәнең иң беренче фондының нигезен тәшкил итә (кара Потёмкин Г.А. шәхси китапханәсе, Полянский В.И. шәхси китапханәсе).

1825–1835 елларда Н.И.Лобачевский Казан университеты китапханәчесе була, ул китапханә үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Аның җитәкчелегендә махсус бина төзелә, китап фондын туплауның нәтиҗәле системасы булдырыла. Китапханәдән шәһәр кешеләре дә файдалана (берничә ел дәвамында ул Казандагы бердәнбер җәмәгать китапханәсе булып тора). Китапханәче буларак, Лобачевский эшен дәвам итүчеләр: К.К.Фойгт (1835–1850) һәм И.Ф.Готвальд (1850–1897). Китапханәче ярдәмчеләре: Н.И.Второв (1838–1843), А.И.Артемьев (1842–1850), И.А.Буссе (1897–1909) һ.б.

1916 елның 1 гыйнварына китапханә фондында 323449 берәмлек исәпләнә. 1932 елда университет китапханәсе (фонды 700 мең берәмлек) Казанның икенче эре китапханәсе — фонды (1 млн берәмлектән артык) Октябрь революциясеннән соң национализацияләнгән, 1920 еллардагы үзгәртеп кору нәтиҗәсендә үзләренең элеккеге хуҗаларын югалткан дистәләрчә китап җыелмаларыннан торган Татарстан Республика фәнни китапханәсе белән берләштерелә. Әлеге җыелмаларның иң эресе — Казан руханилар академиясе китапханәсе.

1934 елда берләштерелгән китапханә республика китапханәсе статусын ала һәм Казан университеты каршындагы Татарстан Республика фәнни китапханәсе дип атала башлый. Китапханәнең яңа статусы 1940 еллар уртасына кадәр саклана, шул вакыттан ул Казан университетының фәнни китапханәсе исемен ала. 1953 елда аңа Н.И.Лобачевский исеме бирелә.

1931–1946 елларда ул башка югары уку йортлары студентларына да, Бөек Ватан сугышы вакытында СССР ФА оешмаларыннан Казанга эвакуацияләнгән хезмәткәрләргә дә хезмәт күрсәтә. 1922 елдан китапханә РСФСРда чыгучы китап һәм журналларның бушлай дәүләт данәсен ала башлый, 1928 елдан — СССР, 1932 елдан — РСФСР, 1941 елның август аеннан 1959 елның сентябрь аена кадәр — СССР, соңрак университет профиле буенча мәҗбүри түләүле данә.

1990 еллар башыннан, акча белән тәэмин итү җитәрлек булмау сәбәпле, китапханә фондын үзебездә чыккан китаплар белән тулыландыру эше өзелә.

Фонды

Китапханәдә дөньяның күп телләрендә басылган XV–XXI йөзләрнең фәнни, иҗтимагый-сәяси һәм әдәби әсәрләреннән зур тупланма барлыкка килә. 2011 елның 1 гыйнварына аның фондында — 4936737 берәмлек, алмаштыру-резерв фондында 187704 берәмлек исәпләнә.

Рус телендәге басма китаплар арасында XIX–XX йөзләр басмалары күбрәк тупланган, XVIII йөз китаплары һәм журналлары да күп җыелган, иске басмалар да бар (1564 елда Иван Фёдоров һәм Пётр Мстиславец тарафыннан басылган «Апостол» дигән — датасы күрсәтелгән иң беренче китаптан башлап). Китапханәдәге тупланмаларның күп өлешен XIX–XXI йөзләр Казан басмалары, татар телендә чыккан китапларның илдәге иң эре җыелмалары, газета һәм журналлар алып тора. Күп сандагы Көнбатыш Европа басмаларыннан — инкунабулалар, палеотиплар һәм атаклы басмаханәләр, фәнни үзәк басмалары. Атаклы галимнәр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләренең үзләре исән чакта басылган басмалары; легаль булмаган һәм тыелган китаплар, шул исәптән махсус фондта булган совет чоры басмалары һ.б. сакланган.

Китапханә фондына тарихчылар Н.С.Арцыбашев, Н.А.Осокин, А.С.Шофман, әдәбият белгече Н.Н.Булич, Шәрекъне өйрәнүче белгечләр И.Ф.Готвальд, А.Б.Халидов, педагог А.И.Анастасиев, театр эшлеклесе П.М.Медведев, сәнгать белгече П.М.Дульский, галим-табибләр И.П.Франк, Н.А.Толмачёв, А.Г.Ге, коллекционер Г.И.Мешков һ.б.ның китап тупланмалары кергән. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә рус, төрки, гарәп, фарсы һ.б. телләрдә IX–XXI йөзләр кулъязмалары һәм кулъязма китаплар бирелгән.

Эчтәлеге белән кулъязмалар бүлеге күпкырлы. Анда XVI–XVIII йөзләр Россия эш башкару документлары, Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте архивыннан башка документлар, Н.И.Лобачевский, И.М.Симонов, А.М.Бутлеров, төбәкне өйрәнүче Н.А.Агафонов архивлары; Казан университеты студентларының 1917–1925 еллардагы шәхси эшләре һ.б. саклана. Бүлекнең Шәрекъ секторында — гарәп графикасындагы татарча кулъязмалар, И.Ф.Готвальдның Шәрекъ телләрендәге кулъязмалар коллекциясе, Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Баруди, С.Вахиди, Х.Габәши, Г.Буби, М.Түнтәри, М.Фәйзи һ.б. татар галимнәре, язучылары, педагогларының архивлары һәм тупланмалары.

1963 елдан китапханәгә Шәрекъ телләрендәге китаплар керү чыганагы — Казан университетының сектор хезмәткәрләре катнашкан археографик экспедицияләр.

Китапханәдә университет челтәренә һәм Интернетка тоташкан локаль компьютер челтәре булдырылган. Мәгълүматлар базасы: китапханәдәге китаплар каталогы (1992 елдан), гуманитар фәннәр буенча мәкаләләр (1994 елдан), университет галимнәре хезмәтләре (1999 елдан), университетта якланган диссертация авторефератлары, мәгълүматларының, фәнни-тикшерү эшләре турындагы хисапларның тулы базасы һ.б. Китапханә «Ачык җәмгыять. Булышлык итү фонды» институтының финанс ярдәмендә 2002 елда оешкан Казанның корпоратив китапханәләр челтәре белән җитәкчелек итә. Китапханә университетның барлык кешеләренә, шулай ук Казанның башка югары уку йортлары һәм оешмаларының фәнни хезмәткәрләренә дә хезмәт күрсәтә. Анда барысы 11 уку залы (аның берсе татар һәм Шәрекъ әдәбияты бүлеге каршында), 2 компьютер классы бар. Китапханәнең барлык бүлекчәләрендә 1100 дән артык утыру урыны исәпләнә.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни эшнең иң борынгы юнәлеше — китапханәнең китаплар һәм кулъязмалар фондын, аның тарихын өйрәнү. А.И.Артемьев китапханәгә XIX йөзнең 1 яртысында кабул ителгән рус һәм Көнбатыш Европа телләрендәге кулъязмаларның тасвирламасын әзерли.

XX йөзнең 2 яртысында рус һәм Шәрекъ кулъязмалары тасвирламасының — 19, шул исәптән татар телендә 9 чыгарылышы, китапханәдә саклана торган китап истәлекләренең каталогы (инкунабулалар, кириллицада басылган китаплар, XVIII йөзнең 1 чирегендәге рус китаплары), кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең рус секторындагы кулъязмалар фонды буенча юлкүрсәткечләр (1999) басыла.

Казан университетының ректоры һәм китапханәчесе буларак, Н.И.Лобачевский эшчәнлеге турындагы документлар аның «Фәнни-педагогик мирас» («Научно-педагогическое наследие», М., 1976) китабында, 1820 елда Антрактиданы ачкан, Җир шары тирәли рус экспедициясендә катнашкан И.М.Симоновның язмалары нәшер ителә. Китапханә хезмәткәрләре Казан университетының 175 һәм 200 еллык тарихына багышланган китапларны, «Казан университеты, 1804–2004» («Казанский университет, 1804–2004». Т. 1–3, 2002–04) биобиблиографик сүзлеген, шулай ук XVIII йөз һәм 1918–1926 еллар рус китапларының җыелма каталогын әзерләүдә дә катнашалар («1918–26 еллар рус китабы халыкара җыелма каталогы» — «Международный сводный каталог русской книги 1918–26 гг.», Т. 1–2, СПб., 2002–03).

Татарстан тарихы, татар әдәбият белеме, хезмәт хокукы, халыкара хокук буенча хезмәтләр, геологик өйрәнүләр, үсемлекләр дөньясы, республика туфрагы турындагы әдәбият күрсәткечләре, Казан университетының «Гыйльми язмалары», башка вакытлы басмалар эчтәлеге күрсәткечләре һ.б. басыла. 1998 елдан китапханә Россия китапханәләр ассоциациясе әгъзасы, 2002 елдан — Өлкә китапханә консорциумнар ассоциациясе әгъзасы.

Җитәкчеләре

Китапханә директорлары арасында — Н.С.Васильев (1909–1932), Н.Н.Парфентьев (1933–1936), М.К.Андреев (1942–1950), А.С.Гурьянов (1955–1984), Ж.В.Щелыванова (1984–2000), Г.А.Әүхәдиева (2000–2007), Җ.С.Миңнуллин (2007–2011), Е.Н.Струков (2011 елдан). Китапханәдә С.П.Шестаков, М.А.Васильев, Г.А.Скопин, С.Б.Радзиевская, Ә.Г.Кәримуллин, Д.Г.Абдуллина, А.С.Фәтхиев, В.В.Аристов һ.б.

Биналары

Китапханәнең төп бинасы (1834–1838, архитектор М.П.Коринфский, янкорма — 1891–1894, архитектор В.Бернгардт) — XIX йөз архитектура истәлеге, университет шәһәрчегенең бер өлеше. Китапханәнең яңа бинасы (1978 елда төзелә, архитектор О.А.Кашинцева) — университетның 2 нче уку корпусы элементы. Беренче уку залы төп бинада урнашкан, дүртенче һәм бишенчесе — университетның уку корпусларында һәм тулай торакларында.

Әдәбият

Аристов В.В., Ермолаева Н.В. История Научной библиотеки им. Н.И.Лобачевского (1804–1850). К., 1985;

Библиотека Казанского университета: фонды, раритеты, история...: Сб. статей. К., 1989;

Аухадиева Г.А. Путь длиною в два столетия // Научный Татарстан. 2002. № 3/4;

Университетские библиотеки в глобальном информационном и культурном пространстве: Материалы Всерос. науч.-практ. конф. К., 2004.

Автор — Г.А.Әүхәдиева