1979 елның 30 ноябрендә университетның 175 еллыгы уңаеннан ачыла.

Аның төп бинасында, элеккеге Крестовоздвиженский чиркәве бинасында урнашкан. Музей мәйданы — 247 м2, коллекцияләр 20 меңнән артык саклау берәмлеген тәшкил итә. Экспозиция авторлары — С.В.Писарева (фәнни җитәкче), И.В.Жизневская, Н.В.Пельникевич; сәнгати бизәү авторлары — А.А.Крылов, Б.М.Салосин, В.Ф.Зиновьев.

Музей составына мемориаль комплекслар: элеккеге хокук факультеты аудиториясе (реставрациядән соң, 1970), актлар залы (реставрациядән соң, 1987; профессор Г.Н.Вульфсон җитәкчелегендә яңадан торгызыла), Н.И.Лобачевскийга багышланган зал (1992 елда ачыла) керә.

Музей экспозициясе Россиядәге иң өлкән университетларның берсенең тарихына, аның фәнни мәктәпләре уңышларына, рус һәм дөнья фәннәре үсешенә зур өлеш керткән күренекле галимнәренә, укытучыларына һәм университетны тәмамлаган шәхесләргә багышлана. Экспонатлар арасында галимнәрнең шәхси әйберләре, документлары, кулъязмалары, үзләре исән чагында басылып чыккан хезмәтләре һәм китаплары, приборлары, эш кораллары, профессор мундиры һәм университетның XIX йөздәге швейцарының махсус парад киеме һ.б. бар. Экспозициянең махсус бүлекләре студентлар җыеннарында (1887) катнашучыларга, 1905–1907 еллардагы революция вакыйгаларына, университетның эшчеләр факультеты (рабфак) тарихына багышлана. Аеруча кыйммәтле булган экспонатлар арасында җир шары тирәли 1 нче рус экспедициясендә катнашкан И.М.Симоновның астрономия приборлары; мәшһүр галим-химиклар Н.Н.Зинин, А.М.Бутлеров, В.В.Марковниковның препаратлары һәм хезмәтләре; Шәрекъне өйрәнүчеләр О.М.Ковалевский, В.П.Васильев, Н.Ф.Катановларның Себергә, Ерак Көнчыгыш, Монголия, Кытайга экспедицияләреннән алып кайткан коллекцияләреннән әйберләр; В.И.Разумовский, А.В.Вишневскийның хирургия кораллары; Россиядә А.Ф.Самойлов тарафыннан 1 нче электрокардиограмма язуда кулланылган кыллы гальванометр; А.Е.Арбузовның пыяладан өреп ясау белән шөгыльләнү өстәле; 1944 елда, электрон парамагнит резонансын ачканда, Е.К.Завойский кулланган магнит; геология һәм география профессоры П.И.Кротовның мундиры; ботаника профессоры В.И.Барановның рәсемнәре; математика профессоры Н.Н.Парфентьевның цитрасы (кыллы музыка уен коралы); этнография белгече, профессоры Е.П.Бусыгинның скрипкасы; тәүге рабфакчыларның берсе А.Шамовның кыек якалы ирләр күлмәге, үреп ясалган кәрзине; физик Р.Б.Таһировның фронт шинеле; ректор М.Т.Нужинның кыр сумкасы һәм хәрби бүләкләре; фехтование буенча 1986 елгы дөнья чемпионы — университет студенты О.Б.Вощакинаның спорт кирәк-яраклары һәм бүләкләре бар.

Музейның 2 филиалы: Е.К.Завойский музей-лабораториясе һәм Казан химия мәктәбе тарихы музее бар.

2001 елдан музей Россия Музейлар берлеге әгъзасы булып тора.

Әдәбият           

По музеям университета: Буклет. [У.к.], [Е.к.]; Все музеи Казани: Справ.-путеводитель. К., 2004.