Университетның физика кабинеты каршында 1805 елда И.И.Запольский тарафыннан оештырылган метеорология станциясе җирлегендә 1812 елның 1 гыйнварында булдырыла. Өзлексез күзәтүләр алып барылу (1828 елдан) буенча, Санкт-Петербург (1743 елдан) һәм Мәскәү (1779 елдан) обсерваторияләреннән соң, Россиядә алдынгы урыннарны алып тора.

Беренче күзәтүләрне студентлар — булачак физика һәм математика укытучылары үткәрә. 1811 елның августыннан профессор Ф.К.Броннер (метеорология обсерваториясен 1812–1817 елларда җитәкли) инициативасы белән күзәтү материаллары «Казанские известия» газетасында басыла башлый.

Обсерваториянең формалашуы А.Я.Купфер (1821 елда тукталган метеорологик күзәтүләрне 1827 елда кабат башлап җибәрә), Н.И.Лобачевский (күзәтүләр программасын киңәйтә, биметалл туфрак термометрын уйлап таба), Э.А.Кнорр (Казан укыту округы территориясендә метеорология станцияләре челтәрен оештыруга һәм үткәрелгән күзәтүләрнең нәтиҗәләрен гомумиләштерүгә беренче омтылышларны ясый) эшчәнлеге белән бәйле. Соңыннан А.Я.Купфер дөньяда һәм Россиядә беренче регуляр геофизика челтәрен һәм метеорология хезмәтен (1834) оештыра, Баш физика обсерваториясенә (1849) нигез сала һәм аның беренче директоры була. 1830 еллардан метеорология обсерваториясе Россиянең көнчыгыш өлешендә метеорологик өйрәнүләрнең фәнни-методик һәм оештыру үзәгенә әйләнә.

1846–1855 елларда Метеорология обсерваториясен А.С.Савельев җитәкли, аның вакытында исә метеорологик үлчәүләр тәүлеккә 5 тапкыр (3 урынына) үткәрелә башлый. Оешып килүче метеочелтәрне ныгытуга И.А.Больцани (1855–1876) һәм И.Н.Смирнов (1864–1880) зур өлеш кертә. 1870 елдан күзәтүләр бөтен Россия өчен бердәм инструкция буенча үткәрелә башлый, ә метеорология обсерваториясенең күзәтү материаллары Баш физика обсерваториясе тарафыннан чыгарыла торган «Летопись»та («Елъязма») нәшер ителә. Метеорология обсерваториясе мәгълүматлары Россиянең танылган климатологлары Г.И.Вильд, К.С.Веселовский, А.И.Воейков хезмәтләрендә чагылыш таба.

Р.А.Колли инициативасы белән кояш энергиясе ташкынын күзәтүләр башлана. Метеорология обсерваториясен Ф.М.Цомакин җитәкләгән елларда (1881–1891) туфрак температурасын һәм парга әйләнүне күзәтүләр дә өстәлә. 1885 елда «Казан университетының магнит-метеорология обсерваториясе күзәтүләре» («Наблюдения магнитно-метеорологической обсерватории Казанского университета») комплекслы җыентыгы нәшер ителә башлый: 1882–1883 елларда метеорология обсерваториясе Халыкара поляр ел чараларында катнаша. 1891 елда Н.П.Слугинов вакытында Россиядә университет обсерваторияләре арасында иң яхшысы булган яңа обсерватория төзелә. XIX йөз ахырында Д.А.Гольдгаммер тарафыннан Казан губернасында 23 метеостанция оештырыла.

1897 елдан «Россиянең Көнчыгыш челтәренең айлык бюллетене» («Ежемесячный бюллетень сети Востока России») һәм «Россиянең Көнчыгыш метеорология челтәре хезмәтләре» («Труды метеорологической сети Востока России») нәшер ителә, чит илләр белән басмалар алмашу башлана. Метеорология обсерваториясе 1923 елда университетта оештырылган геофизика кафедрасы (хәзер метеорология, климатология һәм экология кафедрасы) составына керә.

XX йөздә метеорология обсерваториясе үсешенә өлеш кертүчеләр: В.А.Ульянин (метеорология обсерваториясен 1897–1931 елларда җитәкли), П.Т.Смоляков (1933–1934 һәм 1936–1952), Н.В.Колобов (1952–1978), Ю.П.Переведенцев (1978 елдан). Казан университетының метеорология обсерваториясе Идел буеның 15 губернасы, Кавказ, Урал һәм Себер территорияләрендә метеочелтәрләр оештыруда, шулай ук Рус тигезлегенең көнчыгышында табигать күренешләрен һәм климатын тикшерүдә әһәмиятле роль уйный. Хәзерге вакытта метеорология обсерваториясе материаллары Казан шәһәре климатын, табигый һәм антропоген факторлар йогынтысы астында аның үзгәрешләрен өйрәнүдә киң кулланыла. Обсерватория студентлар өчен уку практикасы базасы булып тора.

Шулай ук кара Казан метеорология фәнни мәктәбе.

Әдәбият                  

Смоляков П.Т. К 125-летию Метеорологической обсерватории Казанского государственного университета им. В.И.Ульянова-Ленина // Уч. зап. Каз. университета. 1936. Т. 96, кн. 1;

150 лет Метеорологической обсерватории Казанского университета. К., 1963;

Переведенцев Ю.П., Наумов Э.П. К 190-летию Метеорологической обсерватории Казанского университета // Метеорология и гидрология. 2002. № 5.

Автор — Ю.П.Переведенцев, Э.П.Наумов