Эчтәлек

1809 елда ачыла. Үз керемнәре хисабына эшли. Җитәкчесе һәм җаваплы оештыручысы (фактор) турыдан-туры ректорга һәм университет идарәсенә буйсына. Ялланып эшләү һәм эш күләменнән түләү карала. Басмаханә җитәкчесе итеп университет профессорлары һәм укытучылары, факторлар сыйфатында чит ил кешеләре билгеләнә (1815 елдан 10 елга якын гравёр Л.Кальмон эшли). Хезмәткәрләр саны заказларның күләменә һәм катлаулылыгына, җиһазларның җитенкелек дәрәҗәсенә бәйле була. 1819 елда басмаханәдә штат буенча — 16 кеше, 1829 елда — 34, 1844 елда — 17, 1850 елларда — 18 дән алып 25 кә кадәр, 1883 елда — 48, 1898 елда — 96, 1901 елда 133 кеше исәпләнә.

Кадрлар басмаханәнең үзендә әзерләнә, еш кына әтиләренең һөнәрләрен уллары дәвам итә (мәсәлән, хәреф җыючы Әхмәтовлар династиясе). В.Әхтәмов, Г.Мозаффаров, Я.Муравьёв, С.Аничкин һ.б. басмаханәдә берничә дистә ел эшлиләр. 1850 елдан 1884 елга кадәр басмаханәне профессор И.Ф.Готвальд җитәкли. 1847 елдан М.Ветошкин басмаханәдә эшли башлый, 1865–1893 елларда ул фактор була, 1893 елда нәселдән күчмә мактаулы граждан исемен ала.

Заказчыларны җәлеп итү өчен, гамәлдәге шрифтларның үрнәкләре һәм прейскурантлары басыла (1834, 1843, 1884, 1891, 1896).

Дөнья күргән басмалар университетның комиссионерлары (мәселән, сәүдәгәр Суханов, 1811 елдан) кибетләрендә сатыла. Басмаханә ачылган вакытта 2 басу, 1 фигуралар станы, 55,5 пот шрифт, шул исәптән математика һәм календарь билгеләре һәм цифрлары була. Алдагы 3 елда пуансоннар, матрица һәм хәреф кою җайланмасы сатып алына. 1819 елда тагын 2 стан китерелә, әмма шрифтлар саны күпкә артмый — 58 потка гына җитә.

1829 елда университет һәм Азия басмаханәләре кушыла. 1828–1829 елларда ректор Н.И.Лобачевский (1827–1846) һәм Казан укыту округы попечителе М.Н.Мусин-Пушкин тырышлыгы белән яңа җиһазлар алу өчен 20 мең сум акча бүленеп бирелә, җиһазларны Мәскәүдә һәм Петербургта сатып алалар.

Казан университеты басмаханәсендә башкаланың иң яхшы басмаханәләре тәҗрибәсе кулланыла. 1834 елга әлеге басмаханә Россия провинцияләре басмаханәләре арасында иң яхшы өйрәнү мәктәбе буларак таныла; эшне оештыру Н.И.Лобачевскийның даими контроле астында бара.

1840–1870 елларда шрифтлар — ФА һәм Лазарев чит телләр институты басмаханәләреннән, Берлинның сарай басмаханәсеннән, Петербургтагы Ж.Ревильон фирмасыннан, татар шрифтлары Казан хәреф кою ширкәтчесе Фәизовтан һ.б.дан сатып алына.

1842 елгы янгында җиһазларның 2/3 өлеше юкка чыга. 1850 елда басмаханә бурычка алынган акчага (1860 елда ул 16,5 мең сум тәшкил итә, 1861 елда император указы белән гамәлдән чыгарыла) торгызыла. 1852 елдан аның үз бинасы була; 1885 елда газ белән яктыртыла башлый. 1869 елда һәм 1885 елда басмаханәнең барлык шрифтлары эретеп яңадан коела (1890 елга 1,5 мең пот шрифт исәпләнә).

1809–1818 елда китаплар рус, татар, латин, немец, француз һәм итальян телләрендә басыла. 1829 елда — грек һәм гарәп хәрефләренең матрицалары һәм пуансоннары, 1832 елда төрек һәм фарсы шрифтлары сатып алына. 1834 елдан читтән шрифтларны коеп ясауга заказлар кабул ителә башлый. 1835 елгы Устав нигезендә ачылган гарәп һәм фарсы, төрек-татар телләре кафедралары, үз хезмәтләрен бастыру өчен, шрифтлар белән тәэмин ителәләр, ә 1842 елда оештырылган әрмән теле, санскрит һәм тибет теле кафедраларына хәрефләр алдагы елда алына. Ул елларда басмаханәдә монгол телен белгән эшчеләр булмау сәбәпле, «Монгол хрестоматиясе»н («Монгольская хрестоматия»1–2 т., 1836–1837) нәшер иткәндә, профессор О.М.Ковалевскийга хәреф җыю һәм корректор эшләрен үзенә башкарырга туры килә.

1830 еллардан Н.И.Лобачевский тырышлыгы белән Шәрекъ телләрендә китаплар күпләп басыла башлый. Хәреф җыю, шрифтларны эретеп коюның күп хезмәт таләп итүе һәм тиражы күп булу сәбәпле, әлеге заказларның бәяләре рус һәм башка Европа телләрендә басылган китапларга караганда 3–4 мәртәбә югарырак була (һәр форманы 2 шәр мәртәбә җыю, 1,2 мең данә).

Шәхси заказлар, бигрәк тә татар наширләренеке, басмаханәгә шактый зур табыш китерә (1833 елда — 3512 сум, 1843 елда — 5510 сум, 1864 елда — 2118 сум, 1866–1868 елларда 25 мең сум чамасы). Әлеге керемнәр җиһазларны яңартуга тотыла.

Басмаханә каршында аның үз басмаларыннан торган китапханә эшли (1842 елгы янгында юкка чыга). Азия басмаханәсе басмаларын кертеп, «Император Казан университеты басмаханәсендә 1800 елдан 1896 елга кадәр басылган китаплар каталогы» («Каталог книг, отпечатанных в типографии императорского Казанского университета с 1800 по 1896 год », төзүчесе А.Т.Соловьёв, 1896) һәм «1896 елдан 1899 елга кадәр... каталогы» («Каталог... с 1896 по 1899», төзүчесе Н.Ф.Катанов, 1899) сакланган.

1896 елга басмаханәдә 1 мең пот шрифт, 7 тиз баса торган машина, 3 хәреф кою җайланмасы исәпләнә, шул сәбәпле Казан университеты басмаханәсе башка провинцияләр басмаханәләрен узып китә, башкаланың иң яхшы басмаханәләре дәрәҗәсенә күтәрелә. 1892 елда Н.Д.Даниловның ташбасмаханәсе сатып алына. 1897 елда ул «басмаханә, ташбасмаханә, хәреф кою ширкәте» исемен ала. Эшнең сыйфаты күзгә күренеп яхшыра, заказларны үтәү вакыты кыскара. ХХ йөз башына җиһазларның бәясе 62 мең сумга җитә. Басмаханә хисабына университет өчен кирәкле хезмәтләрнең күп итеп бушлай басылуы (1890 елда 5438 сумлык, 1900 елда — 12388 сум), җиһазлар өчен чыгымнарның артуы (1892 елда 50763 сум, 1900 елда 64421 сум), идарәнең бюрократлашуы (университет идарәсе һәм советы рөхсәтеннән башка бернәрсә дә эшләнми), арзан бәягә нәшер итүче хосусый басмаханәләр саны арту нәтиҗәсендә басмаханәнең чыгымнары керемнәрдән артып китә, бу исә басмаханәгә мөрәҗәгать итүче заказчыларның кимүенә китерә. 1909 елга ул аяныч хәлдә кала, әлеге вазгыять Октябрь революциясе башланганда да үзгәрми.

1918 елда басмаханә национализацияләнә һәм губерна халык мәгарифе бүлеге карамагына тапшырыла, аннары Казан губерна халык хуҗалыгы советының полиграфия секциясенә күчә (1919 елның гыйнвар-феврале) һәм 5 нче дәүләт басмаханәсе дип атала башлый.

1886 елда Казан сәнәгый күргәзмәсендә — зур көмеш медаль, 1889 елда Екатеринбург күргәзмәсендә — алтын медаль, 1890 елда Казан күргәзмәсендә мактаулы бәяләмә ала.

Әдәбият

Парамонова Н.Б. Книгоиздательская деятельность Казанского университета в первой половине XIX века: Дис. ...  Л., 1977;

Каримуллин А.Г. У истоков татарской книги. К., 1992;

Габдельганиева Г.Г. Книгоиздательская и типографская деятельность Казанского университета второй половины XIX века: Дис. ... К., 1994.

Автор – И.А.Новицкая