Сөн (Агыйдел елгасы бассейны) елгасының сул кушылдыгы.

Озынлыгы 23,8 км. Бассейнының мәйданы 156 км2. Актаныш районы территориясеннән ага. Елга башы Киров авылыннан 5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Ахун авылыннан төньяк-көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге 140 м, тамагыныкы – 71 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 15%.

Терпеленең 1,5 км дан 2 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,17 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Коры елларда елганың аерым урыннары кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 52 мм, ташу агымы катламы 50 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга октябрь ахыры – ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л.

Терпеле бассейнында суының гомуми күләме 1,1 млн м3 булган буа бар. Су ресурслары сугару өчен файдаланыла.