Биографиясе

1938 елның 15 февралендә Оренбург шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960) , Б.А.Арбузов һәм Ю.Ю.Сәмитов җитәкчелегендә химия факультетында эшли, 1991 елдан химия физика кафедрасының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре төш-магнит резонансының спектраль параметрлары теориясе һәм аларны квантлы химия алымнары белән исәпләүгә, органик кушылмалар молекулаларының магнитик сыйфатлары белән электрон һәм фәзаи төзелеше арасындагы үзара бәйләнешне өйрәнүгә карый.

Илдә беренчеләрдән булып органик химиядә төш-магнит резонансы параметрларын өйрәнүнең квант химиясе алымнарын кертә. Кушылмаларның төш магнит экранлашуын һәм магнит кабул итүчәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирә торган квант химиясе модельләрен эшли.

Хезмәтләре

О природе «аномальных» химических сдвигов в некоторых гетероциклах на основе неэмпирических расчётов и локализации // Теоретическая и экспериментальная химия. 1987. Т.23, №2 (автордаш).

Динамические процессы внутримолекулярной перегруппировки с переносом протона в окиси азометина // Журнал органической химии. 2004. Т.40, выпуск. 6 (автордаш).

Gauge-invariant atomic orbital calculations of intramolecular chemical shifts due to localized molecular fragments // J.Моlec. Structure (Teochem). 1989. V.183.