Биографиясе

1912 елның 4 сентябре, Иваново өлкәсенең Лух районы Олешево авылы – 1986 елның 3 гыйнвары, Кукмара районы Кукмара шәһәр типындагы поселок.

Казан киез-фетр техникумын тәмамлый (1932 ел).

1936–1944 елларда Казан киез-фетр фабрикасында цех башлыгы, 1944–1946 елларда директоры.

1946–1973 елларда Кукмара киез итек фабрикасында (1951 елга кадәр баш инженер, 1951 елда директор).

Агымлы линияләр, киез итек эшкәртү конвейерлары булдыруга, фабрикада гамәлдәге машина һәм станокларны камилләштерүгә зур өлеш кертә. Уйлап табуга авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.