1885 елның 16 марты, Тамбов губернасы Салазар авылы – 1973 елның 1 феврале, Алабуга шәһәре.

Казан рус-әдәби укытучылар семинариясен тәмамлый, Казан музыка училищесендә скрипка, музыка теориясе һәм композиция классларында укый.

Казан музыка училищесендә хор дәресләре һәм теоретик фәннәр укыта (1908–1945), бер үк вакытта Казан керәшен татарлар мәктәбендә рус теле һәм хор дәресләре, Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында дөньяви җыр дәресләре алып бара.

1945–1950 һәм 1955–1956 елларда Казан консерваториясендә, музыка мәктәпләрендә дәресләр бирә.

ТАССР Җыр һәм бию ансамбленең беренче хормейстеры, хор коллективлары җитәкчесе буларак, камера ансамбльләре составында концерт эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Рус һәм татар халык җырларын хор өчен эшкәртә.

Шәкертләре арасында А.Ключарев, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин бар.

Автор – Э.А.Браун