Тарихы

XVIII йөз ахрында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында су тегермәне, тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1643,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Котыш волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Чистай кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Аксубай, 1935 елның 10 февраленнән – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.

Хәзер – Иске Котыш авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Урожай” колхозы оештырыла. 1951 елда аның “Ленинск”, “Красный Маяк” (икеседә Иске Котыш авылы), “Красная Поляна” (Красная Поляна авылы) колхозлары белән берләшүе нәтиҗәсендә Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Котыш авылы) барлыкка килә. 1965 елда Чапаев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1996 елдан Чапаев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005–2010 елларда “Котыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре – Яңа Котыш I авыллыгы (Буралы курган культурасы), Яңа Котыш II, III авыллыгы (Имәнкискә культурасы) табыла.

Күренекле кешеләре

В.Д.Никифоров (1943 елда туган) – механик, судно йөртүче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, 3 нче дәрәҗә “Хезмәт Даны” ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 454,
1897 елда – 593,
1908 елда – 861,
1920 елда – 994,
1926 елда – 440,
1949 елда – 256,
1958 елда – 238,
1970 елда – 239,
1979 елда – 159,
1989 елда – 98,
2002 елда – 51,
2010 елда – 9,
2020 елда – 3 кеше (руслар).