1940 елның 27 июне, Мөслим районы Мәлләтамак авылы – 2011 елның 11 сентябре, Мәскәү шәһәре, Казанда җирләнгән.

Казан университетын (1969) һәм КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1981) тәмамлый.

Үзәк басмаларда эшли: «Советская Россия» газетасында (1969–1979), КПСС Үзәк Комитетының «Агитатор» журналында (1981–1989) һәм атналык «Литературная Россия» газетасында (1990) бүлек мөхәррире һәм редколлегияләр әгъзасы, РСФСР коммунистлар партиясенең Үзәк контроль комиссиясе рәисе референты (1991), РФ Федераль иминлек хезмәтенең «Служба безопасности: новости разведки и контрразведки» журналы баш мөхәрриренең беренче урынбасары (1991–1994, 1996–2000).

Вьетнам, Польша, Болгария, Чехословакия, Венгрия, Югославия, Тунис, Греция, Германия һәм Кубада командировкада була.

Әсәрләре «Аргун», «Волга», «Дон», «Дальний Восток», «Литературное обозрение», «Казан утлары» һ.б. әдәби журналларда басыла.

1994–1996 еллардада һәм 2000 елдан башлап Россия Федерациясендә ТР Вәкаләтле вәкиллегенең матбугат үзәге җитәкчесе.

Медальләр белән бүләкләнә. ТР Журналистлар берлегенең «Бәллүр каләм – Хрустальное перо» бүләге лауреаты (2004).