- РУС
- ТАТ
Татарстан территориясендә X йөздән Идел буе Болгар дәүләтендә үсеш ала. Андагы административ-территориаль бүленеш һәм урнашу тәртибе борынгы феодаль дәүләттәге кабилә структурасына нигезләнә. Урнашкан территорияләрендә Болгар кабиләләре берләшмәләренең үз үзәкләре — шәһәрләр була. Аларның иң эреләре — Биләр һәм Болгар — төрле этапларда дәүләтнең башкалалары да булып тора. Идел буе Болгар дәүләтенең күп кенә шәһәр-кальгалары һәм авыллары (ныгытылмаган торулыклар) аның чикләрендә һәм мөһим сәүдә юлларында урнаша (20 дән артык шәһәр, 100 шәһәрлек һәм 800 авыллык урыны ачыклана).
X – XIII йөзләр рус елъязмаларында Биләр һәм Болгардан башка Тухчин, Торцк, Бряхимов (Ибраһим), Ашлы, Сабакүл, Чылмата һәм башка шәһәрләр дә искә алына. Идел буе Болгар дәүләтенең күпчелек шәһәрләре елгалар, тирән ерымнар чыгынты ясап кушылган биек калкулыкларда төзелә. Табигый каршылыклар белән сакланмаган тарафы 2 — 3 рәт ур һәм чокыр белән ныгытыла.
Идел буе Болгар дәүләтенең монгол яуларына кадәрге башкаласы Биләр шәһәре X йөздә тигез ачык урында төзелә һәм икешәр рәт җир, чокыр һәм каравыл манарасы булган агач дивар белән әйләндереп алына. Шәһәрнең үзәген Җамигъ мәчет тәшкил итә. Биләрдә кәрвансарай, мунчалар, хан сарае һәм аксөякләрнең йортлары, гади халык тораклары (башлыча агачтан) калдыклары табыла.
Дәүләтнең эре шәһәрләреннән берсе Суар була. Аның урнашу рәвеше, конфигурациясе, саклану корылмалары системасы Биләр белән охшаш. Шәһәр үзәгендә кирпеч мунча калдыклары табыла.
Очлаеп килгән калкулыкка урнашкан Җүкәтау шәһәренең кыр ягы өч рәт ур, ике рәт чокыр белән әйләндереп алынган һәм аның күпләгән бистәләре булган; эре шәһәрләрдән янә берсе — Идел алдындагы Ашлы — ныгытмалар һәм бистәләр белән көчәйтелгән.
Монгол яулары вакытында Идел буе Болгар дәүләтенең Биләр һәм башка күп кенә шәһәрләре, авыллары тулысынча диярлек җимерелә; аларның кайберләре соңрак кабат торгызыла һәм яңа шартларда күтәрелеп китә. Олысның башкаласы Болгар була һәм ул берникадәр вакыт Батый хан станы вазифасын үти. Бу чорда шәһәрнең территориясе берничә тапкыр зурая; XIII йөз ахырында — XIV йөзнең 1 нче яртысында анда монументаль таш биналар (мәчетләр, мунчалар, төрбәләр, сарайлар, кәрвансарайлар) күпкә арта. Идел-Кама буенда беренче буларак, шәһәр уртасындагы таш түшәлгән мәйданы белән Болгар Җамигъ мәчете архитектура ансамбле оеша. Таш түшәлмә һәм фонтан калдыклары зур җәмәгать мунчалары фасадлары алдында да табыла. Археологик материалларыннан күренгәнчә, кайбер урамнарда агач тротуарлар булган; агачтан торак йортлар, һөнәрче остаханәләре төзелгән. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш читендә таштан салынган чиркәүле әрмән колониясе, төньякта, елга аръягы өлешендә, рус бистәсе урнашкан була. Төньяк-көнбатышка таба 6 км ераклыкта, Идел елгасы ярында Болгарның пристане һәм сәүдә-йөк күчереп төяү базасы — Ага базар эшли.
XIV йөзнең 2 нче яртысында Алтын Урда ханнары хакимлеге йомшау сәбәпле, шәһәрләр тирәсендә саклану корылмалары төзелә башлый. Олыс башкаласы манзарасын урлар өстендәге агач кирмән диварлары, Шәрекъ-мөселман типологиясендәге монументаль кирпеч-таш биналар, гадәти агач корылмалар хасил итә. 1361 елда шәһәрнең Булат Тимер гаскәрләре тарафыннан яулап алынуы Болгарны сизелерлек көчсезләндерә, ә 1431 елда аны Василий Пёстрый җитәкчелегендәге рус гаскәрләре тар-мар иткәннән соң, дәүләтчелек үзәге роле Казанга күчә.
XV йөзнең 1 нче яртысында Алтын Урданың Болгар олысы аерым бәклекләргә бүленә, халыкның урнашу системасы төбәкнең төньягында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килү хисабына киңәя. Элекке Болгар олысы шәһәрләренең һәм авылларының күпчелеге әле берникадәр вакыт яши, ләкин көньяк далалардагы күчмә кабиләләрнең даими һөҗүм итеп торулары нәтиҗәсендә элекке статусын, әһәмиятен һәм биләмәсен югалта.
XV йөз уртасында оешкан Казан ханлыгы чорында территория бүленешендә яңа административ округлар — даругалар барлыкка килә. Алат, Арча, Галич, Җөри һәм Нугай даругаларының үз үзәк шәһәрләре була. Казан ханлыгы чорында кайбер Болгар чоры чик буе кальгалары шәһәрләргә әверелә (Казан, Арча, Чаллы шәһәрчеге).
Урта гасырлар чоры Көнчыгыш Европа шәһәр төзелеше системасында Идел-Кама буе шәһәрләре мөһим урын тота. Аларның аеруча танылганнары Көнчыгыш Европаның Көнбатыш Европа картографлары тарафыннан сызылган күп кенә карталарында билгеләнгән. Төбәкнең аерым геосәяси әһәмияткә ия булуы, анда, җирле традицияләр белән беррәттән, үзара йогынты кичереп, Алтын Урда һәм Рус дәүләте шәһәр төзелеше традицияләре дә яшәү өчен үзенчәлекле буфер зонага әверелүенә китерә. Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы башкалалары төзелеше өчен өч өлешле структура хас була: кайсар (цитадель, хакимнең ныгытылган сарае), капкалы манаралар аша үтүче юллар белән тоташкан «эчке шәһәр» – кирмән һәм «тышкы шәһәр» (гадәттә кирмәннән чокырлар, урлар, манаралы диварлар белән аерылып торган бистә).
Казанда кайсар ролен хан сарае үтәгән. Ул калын диварлар белән ныгытылган, көнбатыш, көнчыгыш һәм көньяк тарафлардан шулай ук диварлар эчендәге бистәләр белән әйләндереп алынган кирмәннең бер өлешен хасил иткән. Кирмән эчендә таш мәчетләр, төрбәләр, мунчалар һәм башка монументаль һәм җәмәгать корылмалары урнашкан, бистәдә йортлар агачтан салынган. Арча, Иске Казан, Чаллы һәм башка шәһәр-кирмәннәр чокырлар, урлар һәм каравыл манаралары булган диварлар белән ныгытылган.
XVI йөз уртасында Казан ханлыгы Рус дәүләте тарафыннан яулап алынганнан соң, Идел-Кама буенда шәһәр төзелеше тамырдан үзгәреш кичерә. Төбәктә өяз административ структурасы кертелә. Бәклек шәһәрләре — даруга үзәкләре, яңа шартларда үзләренең әһәмиятләрен югалта, кайберләре рус кальгалары итеп үзгәртелә (төбәкне колонияләштерүне һәм христианлаштыруны тәэмин итү үзәкләренә әвереләләр), икенчеләре сәүдә-базар функциясенә күчеп, халкы аз булган төбәккә әйләнәләр яки бөтенләй бушап калалар. Кайбер татар шәһәрләре (Алат, Җөри, Мәңгәр һ.б.) сәүдә-һөнәрчелек үзәкләре ролен саклап калалар. Кама аръягындагы Болгар, Җүкәтау һәм башкалар шәһәрләр күчмә халыкларның һөҗүме нәтиҗәсендә бушап кала.
Рус шәһәр төзелеше традициясе төбәктә, аеруча буш урыннарда яңа шәһәрләр төзүдә — Зөя (1551 ел), Лаеш (1557 ел), Зәй (1652 — 1656 еллар), шулай ук тарихи үткәне булган шәһәрләрдә һәм авылларда — Тәтеш (1578 ел), Минзәлә (1584 — 1586 еллар), Арча (1606 ел) — чагылыш таба.
Казан тамырдан үзгәртелә, XVI йөз ахырында ул рус шәһәре рәвеше ала башлый. Татар аксөякләре сарайлары, мәчетләр юкка чыгарыла яки үзгәртеп корыла. Төбәк халкының урнашуында да тамырдан үзгәрешләр була: шәһәрләрдән, шул исәптән Казаннан татарлар куып чыгарыла, шәһәр читендә татар бистәләре оеша. Идел һәм Кама буендагы авылларга Рус дәүләтенең төрле өлкәләреннән руслар китереп утыртыла.
XVII йөздә Кама аръягы чик буе киртәләрен төзү барышында рус һәм башка халыкларның күпләгән авыллары барлыкка килә. Кирмән-шәһәрләр белән бергә Казан тирәсендә һәм рус булмаган халыкларны интенсив христианлаштыру барган төбәкләрдә православие монастырьлары — Семиозёрка авылында Богородица ирләр монастыре, Раифа Богородица пустыне төзелә. Көнчыгыш Европа шәһәр төзелеше белән уртак булган системаның электән килә торган иерархиясе саклана: эре шәһәрләр — хакимият-икътисад үзәкләре, чик буе шәһәр-кирмәннәре, сәүдә-һөнәрчелек шәһәр һәм бистәләре, авыллар.
XVIII йөз башында күчмә халыклар һөҗүме куркынычы кимегәч һәм Россия дәүләтенең чикләре киңәйгәч, Казанда һәм Зөядә кирмән диварлары сүтелә, чокырлар күмелә; кирмән (кремль) бары тик Казанда гына сакланып кала, андагы бистә диварлары 1729 елда сүтелә. Төбәк шәһәрләрендә урам планнарының уртак — даими булмаган төре урнаша. XVIII йөздәге эчке чикләрнең бүленеше, Казан наместниклыгы, аннары Казан губернасы оешу урнашу тәртибенең электән килгән системасына үзгәрешләр барлыкка китерә: төбәкнең күпчелек өлеше Казан губернасы, төньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш өлешләре Вятка һәм Уфа губерналарына кертелә.
Төбәкнең торак пунктлары типологиясен губерна шәһәре Казан, өяз шәһәрләре Минзәлә, Лаеш, Чистай, Зөя, Спас, Мамадыш, Тәтеш, Буа, Бөгелмә; штаттан тыш шәһәр Арча; авыл җирлекләре — бистәләр, халкының төп шөгыле сәүдә һәм җир эшкәртү булган авыллар барлыкка китерә.
Шәһәр итеп «билгеләнгән» җирлекләр (Чистай, Бөгелмә), шулай ук кайбер кальга-шәһәрләр (Лаеш, Арча, Тәтеш) зурлыклары белән эре сәүдә-һөнәрчелек авылларыннан аерылмый диярлек. Татар авылларының архитектура-фәзаи ягыннан оешуында милли үзенчәлекләр күзәтелә (бормалы ябык урамнар, манаралы берничә мәчет, йорт корылмалары төсле бизәлешле иерархик хуҗалыклар). Аларның бер өлешен халык саны һәм төзелеше ягыннан тулы мәгънәсендә кече шәһәрләр рәтенә кертергә мөмкин (Алат, Җөри, Түнтәр, Олы Мәңгәр, Олы Әтнә, Байлар Сабасы һәм башка авыллар).
XVIII йөзнең 2 нче яртысында Екатерина II нең «Барлык шәһәрләргә, аларның төзелеше һәм урамнарына һәм губерна буенча аерым махсус планнар эшләү» турында («О делании всем городам, их строению и улицам специальных планов по каждой губернии отдельно», 1763 ел) Указы нигезендә Казан губернасында шәһәр төзелешен тәртипкә китерү, махсус закон буенча шәһәрләрнең регуляр планнарын эшләү башлана. Россия империясенең Законнар җыелмасындагы Төзелеш уставы шәһәрләрнең үсеш шартларын һәм алардагы төзелеш кагыйдәләрен билгели. Шәһәрләрнең генераль планнарын эшләү өчен Казан губернасында беренче тапкыр профессор архитекторлар җәлеп ителә, Казан губернасы архитекторы, Казан губернасы инженеры һәм җир үлчәүчесе вазифалары кертелә. Казан губернасы идарәсендә Казан губерна сызым (1779 — 1918 еллар) һәм Казан губерна төзелеш (1816 —1846 еллар) комиссияләре оештырыла.
Казан губерна сызым комиссиясе тарафыннан өяз планнары, ызан кенәгәләре, шәһәрләрнең гамәлдәге һәм үзгәртеп кору планнары, күперләрнең, шәһәрчекләрнең сызымнары, өяз җир үлчәүчеләренең рапортлары, кыр журналлары һәм башкалар эшләнә һәм саклана, губернадагы шәһәрләрдә һәм өязләрдә җир һәм утар үлчәмнәренең үзгәрешләре теркәп барыла. Эчке эшләр министрлыгының Юллар һәм җәмәгать биналары баш идарәсенә караган төзелеш комиссиясе тарафыннан шәһәрләрдәге һәм авыллардагы йортларның, җәмәгать биналарының үлчәм һәм проект сызымнары ясала. Казан губернасы архитекторлары губерна төзелеш комиссиясе (1846 елда Казан губерна төзелеш һәм комиссиясенә, 1865 елда Казан губерна идарәсенең төзелеш бүлегенә үзгәртелә) әгъзалары булып тора.
XVIII һәм XIX йөзләрдә төбәк шәһәрләрен һәм авылларын даимилек принцибында үзгәртеп кору эшләре Казан, өяз шәһәрләре һәм кече шәһәрләр (XVIII йөз ахыры — XIX йөзнең беренче чиреге, Петербург һәм Казан архитекторлары), зур авыллар (1860 — 1870 еллар) өчен аерым ясалган план нигезендә алып барыла. Шәһәр-авылларны яңа планнар игезендә даими тәртипкә китерү күп дистә еллар буена шәһәрләр үсешенең ген. планын тәшкил итә. Бу планнар нигезендә шәһәр һәм авыл урамнары турыпочмаклы челтәр хасил итеп турайтыла, периметр буенча һәм эчтә төзелгән кварталлар хисабына эреләндерелә. Чиркәүләре һәм җәмәгать биналары булган мәйданнар барлыкка килә. Шәһәр читләрендә заводлар, фабрикалар, гади халык яши торган бистәләр урнаша.
Үзәк кварталлар читендә тоташтан күп катлы йортлар төзелү, квартталлар эченең яңа төзелешләр хисабына тыгызлануы, шәһәрнең үзәк өлешендәге яр буйларын, мәйданнарны һәм бакчаларны төзекләндерү XIX йөзнең 2 нче яртысы — XX йөз башындагы шәһәр төзелеше үзенчәлеге булып тора. Үзенчәлекле архитектурасы, очлы манаралары белән татар бистәләре шәһәрләргә шәркый төсмер бирә.
XX йөз башына төбәктә халыкның күчеп утыру процессы акрыная. Шәһәрләр һәм эре торак пунктлар алдан әзерләгән план нигезендә үсә. Совет хакимияте вакытында Татарстанда индустрияләштерү сәясәтен гамәлгә ашыру уңае белән урбанизация процессы көчәя, шәһәрдә халык саны тизлек белән арта башлый. Шәһәрләрнең гасырлар дәвамында сакланып килгән татар һәм рус өлешләренә бүленеше сизелерлек рәвештә юкка чыга бара. 1926 елда Казан шәһәр төзелешенең яңа схемасы эшләнә (Ф.П.Гаврилов һәм архитекторлар төркеме; гамәлгә ашырылмый).
1930 еллардан башлап кайбер торак пунктлар шәһәрләргә әверелдерелә — Зеленодольск (1932 ел, хәзер Яшел Үзән), Әгерҗе (1938 ел). Бу вакытта Казан өчен 2 генераль план эшләнә (1933 — 1934 еллар, «Гипрогор-2» Мәскәү институты, җитәкчесе В.Н.Дмитриев; 1935 — 1941 еллар, «Ленгипрогор» институты, җитәкчесе И.С.Носов), ләкин аларның берсе дә ахыргача үтәлми.
Бөек Ватан сугышы елларында проектлау-планлаштыру һәм илнең Көнбатыш өлкәләреннән эвакуацияләнгән сәнәгать предприятияләрен Татарстан территориясендә урнаштыру эшләре белән Фәнни-техник совет (1944 елдан башлап — ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы архитектура эшләре идарәсе).
Сугыш елларында Казанда эре сәнәгать пр-тияләрен урнаштырылу һәм Куйбышев ГЭСы төзелү уңае белән бәйле рәвештә «Ленгипрогор» институты тарафыннан Казанның яңа планы һәм төзелешләре проекты эшләнә (1948 — 1952 еллар, җитәкчесе И.С.Носов). Урамнарның радиус-җилпәзә челтәрен саклаган хәлдә, генераль план кайбер магистральләр сузу, мәйданнар төзү, шәһәрне су басудан саклау инженерлык системасын оештыруны күз алдында тота. Сугыш вакытында һәм аннан соңгы елларда Казанда һәм башка шәһәрләрдә сәнәгать предприятияләре янындагы яңа территорияләрне үзләштерүгә бәйләп, составында кибетләр, җәмәгать туклануы, сәламәтлек саклау, халык мәгарифе, мәдәни-агарту эшләре, спорт учреждениеләре булган социаль шәһәрчекләр проектлана һәм төзелә. Сугыштан соңгы елларда республиканың нефть табыла торган көньяк-көнчыгыш районнары аеруча интенсив үсеш кичерә. Элекке торак пунктлар базасында Әлмәт (1953 ел), Лениногорск (1955 ел) шәһәрләре барлыкка килә.
СССР Министрлар Советы тарафыннан илдә шәһәр төзелеше сәясәтен үзгәртүдә мөһим роль уйнаган «Проектлауда һәм төзелештә артыклыкларны бетерү» (1955 елл), «Алга таба индустрияләштерү, төзелешнең сыйфатын яхшырту һәм үзкыйммәтен киметү чаралары турында» (1955 ел), «СССРда торак төзелешенең үсеше турында» (1957 ел) карарлары кабул ителгәннән соң, шәһәрләр үсешендә яңа этап башлана. Шәһәрләрдәге буш урыннарда индустриаль алым белән унификацияләнгән конструкцияләрдән эре торак микрорайоннар төзү башлана.
1960 елларда, химия сәнәгате үсешенә бәйле рәвештә Менделеев (1967 ел), Түбән Кама (1969 ел), 1970 елларда КамАЗ белән бергә Чаллы шәһәрләре төзелә. Алар даими планлаштыру, алдан эшләнгән план нигезендә, сәнәгать, җәмәгать, торак һәм башка зоналарга төгәл бүленгән, биек торак йортлары булган кварталлар, заманча җәмәгать биналары: кинотеатр, мәдәният сарайлары, эре сәүдә үзәкләре һәм башкалар белән бергә төзелә.
1969 елда Казанның генераль планы («Ленгипрогор» институты эшли); 1960 — 1980 еллар башында беренче озак вакытка исәпләнелгән зур масштаблы шәһәр төзелеше документлары — Көньяк-Көнчыгыш, Чаллы, Казан сәнәгать районнарын районлап планлаштыру проектлары, 1974 —1992 елларда Татарстанның күпчелек шәһәрләрен үстерүнең Генераль планы раслана. Шәһәр төзелешенә караган документлар арасында, генераль планнардан тыш, республика шәһәрләре өчен шәһәр чиге проектлары, тәфсилле планлаштыру һәм төзелеш проектлары эшләнә һәм кулланыла башлый. Аларны эшләүдә илнең («Гипрогор», «ЦНИИП-Градостроительства», Мәскәү; «Ленгипрогор», «ЛенНИИПГрадостроительства») һәм Татарстанның («Татгражданпроект», «Казгражданпроект») әйдәп баручы проект институтлары катнаша. 1995 елда республикада шәһәр төзелеше эшчәнлеген көйләү буенча төп законлаштырылган һәм норматив актларның берсе — Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше кодексы кабул ителә. Тарихи-мәдәни мирасны саклау максатында шәһәрләрдәге тарихи үзәкләрне төзекләндерүгә аеруча зур игътибар бирелә.
1990 еллардан башлап шәһәрләрнең архитектура үзенчәлеген билгеләүдә гыйбадәтханәләр һәм уңайлык дәрәҗәсе югары булган торак йортлар төзү зур роль уйный башлый. Шәһәрнең яңа генераль планын эшләүгә керешелә («Казгражданпроект»): Казанның шәһәр төзелеше үсеше концепциясе раслана (1995 ел), илдә беренче тапкыр Түбән Новгород, Казан, Тверь шәһәрләрендә шәһәр төзелеше сәясәтенең яңа документы — шәһәр төзелеше уставы гамәлгә кертелә (1998 ел). Шуның буенча Казанда Төзелеш һәм Җирдән файдалану кагыйдәләре эшләнә. Бу документның нигезенә шәһәрне аның барлык территориясендә шәһәр төзелеше сәясәтенең хокукый, дифференциацияле регламентын билгеләүче төзелеш зоналарына бүлү керә.
2002 елда шәһәр хакимияте җитәкчелеге тарафыннан Казанның Генераль планы концепциясенә заказлы конкурс уздырыла. Конкурста «Казгражданпроект» институтының һәм шәһәр төзелеше ЦНИиЭПның (Мәскәү) берләштерелгән иҗат коллективы җиңеп чыга, 2003 елда ул Генераль планны эшләүгә керешә. 2007 ел ахырында Казанның яңа Генераль планы проектын Казан шәһәр думасы раслый. Әмма шәһәрнең әлеге Генераль планын гамәлгә ашыру билгеле бер проблемалар белән очраша. Беренчедән, 2005 елның гыйнварында РФнең яңа шәһәр төзелеше кодексы гамәлгә керә, ул моңарчы шәһәр төзелеше эшчәнлеген көйләп килгән норматив документлардан тамырдан аерыла. Икенчедән, шәһәр мәйданы, 180 км2 шәһәр яны территорияләрен кушу хисабына үзгәреп, 607 км2 га җитә. Бу үзгәрешләр Генераль планны эшләү төгәлләнү чорында була, шуңа күрә яңа кушылган территорияләр анда тиешле дәрәҗәдә эшләнеп бетми.
РФнең яңа шәһәр төзелеше кодексы барлыкка килү Россиядә шәһәр төзелеше эшчәнлегенә җитди йогынты ясый. 2007 елда РФ Хөкүмәте тарафыннан илдәге югары мәктәп кысаларында яңа «шәһәр төзелеше» мәгариф юнәлешен оештыру турында карар кабул ителә.
2008 елда Россиядә беренчеләрдән булып Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына шәһәр төзүчеләр әзерләүгә федераль лицензия бирелә, ул шул ук елда беренче абитуриентларны туплый.
2012 елда шәһәр төзүчеләрнең беренче чыгарылышы була һәм Казан шәһәр төзү мәктәбе формалаша башлый.
Казан шәһәр төзелеше үсешендә шәһәр тарихындагы ике күренекле вакыйга — 2005 елда шәһәрнең 1000 еллыгын бәйрәм итү һәм 2013 елда Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар Универсиадасы уздырылу мөһим этап була.
Казанның 1000 еллыгына шәһәрнең үзәк өлешендә, бигрәк тә Казан Кремле, тимер юл вокзалы тирәсендә һәм янәшә территорияләрдә төзекләндерү эшләре башкарыла. Универсиада объектлары, Татарстан башкаласының транспорт инфраструктурасын шактый үзгәртеп, шәһәр төзелешенең яңа төсмерләрен хасил итәләр. Шәһәрдәге барлык үзгәрешләр Генераль планны яңадан эшләүне көн тәртибенә куялар.
2014 елда ул эшкә Мәскәү генпланының фәнни-тикшренү һәм проектлау институты керешә. 2015 елда «Татарстан 2030» икътисади үсеш стратегиясе раслана, ул Казан агломерациясен — Казан тирәли формалашкан гаять зур территория берәмлекне төзүне күздә тота.
Шпилевский С.М. Древние города и древние булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877;
ЕфимоваА.М. К вопросу о происхождении городов Волжской Булгарии. Казань, 1957;
Исследования Великого города. М., 1976;
Город Болгар. Очерки истории и культуры. М., 1987;
Закирова Т.Р. Архитектура советской Татарии. Проблемы становления и развития общественных зданий (на примере Казани): Дис.… М., 1989;
Айдарова-Волкова Г.Н. Архитектурная культура Среднего Поволжья XVI–XVII вв. Казань, 1997;
Археологическое изучение булгарских городов. Казань, 1999;
Зорин А.Н. Города и посады дореволюционного Поволжья. Казань, 2001;
Надырова Х.Г. Роль ислама в развитии архитектуры Волго-Камья // Ислам в Среднем Поволжье. Казань, 2001;
Хузин Ф.Ш. Булгарский город X–XIII вв. Казань, 2001;
Саначин С. Советская Казань в архитектурной истории города// Проект Россия. 2002. №2.
Автор – Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.