Эчтәлек

1844 елда ачыла. Дәүләт милке һәм финанслар министрлыгының техник һәм махсус учреждениеләре өчен чиновниклар, казна предприятиеләре идарәчеләре әзерләү өчен билгеләнә. Камераль разрядта укучылардан юриспруденция (дәүләт, гражданлык, финанс, хокук), шулай ук авыл хуҗалыгы (ботаника, ветеринария, агрономия), сәнәгать (химия, технология), икътисад өлкәләре (сәяси икътисад, статистика) белгечләрен әзерләү күздә тотыла.

Н.Н.Зинин, А.М.Бутлеров, К.К.Клаус, М.Я.Киттары, И.К.Бабст, Е.Г.Осокин, Д.И.Мейер һ.б. укыта.

1850 елларда Камераль разряд университетта иң зур бүлекчә була, ел саен чыгарылышны 15–25 кеше тәшкил итә. Фәнни юнәлешләрнең (Казан химия фәнни мәктәбе, технология, ботаника мәктәпләре), икътисади фәннәрнең үсешенә ярдәм итә.

Камераль разрядны тәмамлаучылар арасында А.К.Чугунов, В.В.Марковников, А.М.Зайцев бар.

1865 елда университетта 1863 елгы Устав кертелү сәбәпле ябыла, бу Уставта факультетларны разрядларга бүлү каралмаган була. Техник һәм авыл хуҗалыгы фәннәренең үсеше физика-математика факультетында дәвам итә.

Әдәбият

Рысаева Г.Р. Подготовка инженерно-технических кадров в Казанском университете в XIX — начале XX вв.: Дис. ... К., 1987.