Эчтәлек

1957 елда университет ректоры М.Т.Нужин һәм профессор В.В.Морозов тырышлыгы белән математик анализ һәм җир асты гидромеханикасы проблемалы лабораториясе базасында Хисаплау үзәге (ВЦ) буларак төзелә. 1985 елдан Казан университетының информатика һәм хисаплау техникасы үзәге (ЦИВТ), 2001 елдан хәзерге исемдә.

Үзәк университет информацион инфраструктурасының үсешен һәм эшләвен, төбәк һәм бөтендөнья информацион пространстволары белән элемтәне тәэмин итә; уку-укыту процессын, фәнни-тикшеренү эшләрен, идарә итүне мәгьлүматлаштыруның программ-техник чараларын эшли һәм гамәлгә кертә, яңа информацион технологияләр өлкәсендә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен алып бара.

1958 елда ВЦда илнең иң беренче электрон-исәпләү машиналарының (ЭВМ) берсе — УРАЛ-1 (баш конструкторы Б.И.Рәмиев) урнаштырыла, һәм анда СССР ФА Казан филиалының, вузлар, фәнни-тикшеренү институтлары, заводларның махсус КБлары һәм шәһәрнең башка оешмалары заказлары буенча исәпләү эшләре башкарыла. 1950 еллар ахырына ВЦ секундка 20 мең операция егәрлекле өч адреслы М-20 машинасы (Казан математик машиналар заводында эшләнә) белән җиһазландырыла, һәм ул УРАЛ-1 елдан 200 тапкыр куәтлерәк була.

1965 елда ВЦ Алгол-60 алгоритмик программалаштыру теленнән трансляторларны үзләштерә: ТА-1 (җитәкчесе С.С.Лавров, СССР ФАнең Төгәл механика һәм хисаплау техникасы институты) һәм ТА-2 (җитәкчесе М.Р.Шура-Бура, СССР ФАнең Гамәли математика институты).

1969 елда ВЦ өчен бина төзелә, шул вакыт өчен бик зур тизлеккә, оператив һәм тышкы хәтергә, периферия җайланмаларына, техник һәм программа чараларына ия булган икенче буын ЭВМнар (М-220, М220М, М-222) куела. Бу уңышлар ЭВМ ресурслары белән дистанцион бүленгән эшләрне оештыру өчен илдә беренчеләрдән вакыт бүлү системасын (җитәкчесе А.В.Сульдин) булдырып гамәлгә кертү мөмкинлеге бирә. Республикада беренче тапкыр ЭВМ исәпләү максатларында гына түгел, идарә итүдә дә кулланыла башлый. 1960 еллар ахырында ВЦ да университет белән автоматлаштырылган идарә итү системасын (АСУ) эшләү өчен төркем төзелә (җитәкчесе — И.И.Мальцева). Беренче АСУ «Абитуриент» системасы була. 1971 елда университет хезмәткәрләренә хезмәт хакын һәм студентларга стипендия исәпләүнең автоматлаштырылган системасы гамәлгә кертелә.

1980 елларда ВЦ га ЕС сериясе машиналары (ЕС-1033, ЕС-1045, ЕС-1046) һәм берничә мини ЭВМ (СМ һәм МИР) алына, алар 12 терминал классының эшләвен тәэмин итә. ЭВМнар челтәрен төзүгә караган проектлар эшләнә һәм аларның ресурсларын берләштерү буенча беренче тәҗрибәләр үткәрелә.

1990 елларда Казан университеты локаль исәпләү челтәренә берләштерелгән һәм глобаль челтәрләргә чыга торган персональ компьютерлар белән җиһазландырыла. 1993 елда университетның компьютерлар паркы SUN Microsystems компаниясенең югары җитештерүчән техникасы (RISC процессорлар базасында) белән тулыландырыла.

1994 елда университетның Интернет белән эшли ала торган информацион-хисаплау челтәре булдырыла. Аның нигезендә төрле оешмаларны берләштергән коммерциячел булмаган шәһәр челтәре эшли башлый. Бу челтәрнең әбүнәчеләре булып вузлар, академик институтлар, дәүләт идарәсе органнары, әйдәп баручы китапханәләр, медицина учреждениеләре, мәктәпләр һ.б. тора (1995 елга аңа 200 тирәсе оешма керә).

Казан университеты челтәре төзелү белән ЦИВТда челтәрнең мәгълүмат базасын һәм белемнәр базасын эшләүгә керешелә, ТРның беренче мәгьлүмат системасы оештырыла, анда республиканың тарихы, мәгариф системасы, сәнәгате буенча рус, татар һәм инглиз телләрендә белешмәләр урнаштырыла. Бердәм информацион системаның компонентлары: информацион-аналитик идарә системасы, Web-сайт, китапханә системалары, электрон укыту ресурслары эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

1991–2000 елларда «Компьютер лингвографиясе» проекты кысаларында ЦИВТ (җитәкчесе — Н.А.Обносова) һәм филология факультеты (җитәкчесе — К.Р.Галиуллин) хезмәткәрләре коллективлары IBM PC өчен «RussianExpert» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын эшлиләр, система АКШ һәм Канаданың күп кенә университетларында танылу ала.

Казан университетының компьютер челтәренә 2 меңнән артык компьютер станциясе керә. Югары тизлекле челтәр университетның барлык корпусларын һәм тулай торакларын, Яшел Үзән шәһәрендәге филиалны берләштерә. Видео- һәм аудиотрансляцияләр, конференцияләр даими үткәрелә.

2007 елда илнең сайтлар конкурсында университетның www.ksu.ru порталы Идел буе төбәгендә беренче урынны яулый.

ЦИВТ базасында ТРның мәктәпара методик үзәкләр системасының Төбәк координация советы булдырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү порталы проектын эшләп, ЦИВТ РФнең милли бүләген ала (2006). Казан университеты гомумроссия операторларына, шулай ук ТРның барлык коммерциячел элемтә операторларына (Таттелеком, Телесет, Татинтелком, Интелсет, ТРК ТВТ һ.б.) үзен ялгый ала.

ВЦ–ЦИТның төрле еллардагы җитәкчеләре: В.В.Морозов (1957), В.Я.Булыгин (1958–1961), Я.И.Заботин (1961–1967), А.Н.Чекалин (1967–1980), А.В.Лапин (1980–1984), А.В.Таркаев (1984–1992), В.А.Шевченко (1992–2000 ); В.А.Чугунов (2000–2011).

2011 елда ЦИТ Казан (Идел буе) федераль университетының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә департаменты итеп үзгәртелә.

Әдәбият    

Вычислительные методы и математическое обеспечение ЭВМ. К., 1980;

Формирование и использование сетевых информационных ресурсов в Казанском государственном университете // Новые информационные технологии в университетском образовании: Междунар. науч.-метод. конф. Новосиб., 1998.

Автор — В.А.Шевченко