1868 елда оеша. Аның фондын җәмгыятьнең үз хезмәтләре, медицина газеталары һәм журналлары редакцияләреннән, медицинага мөнәсәбәте булган учреждениеләрдән килгән һ.б. оешмалардан алмаштырып алынган әдәбият тәшкил итә. Китапханәне төрле елларда табибләр А.В.Петров (1868–1874), В.П.Иванов (1874–1877), В.Д.Орлов (1877–1883), А.Н.Арнольдов (1883–1886), А.А.Панормов (1886–1889), М.В.Казанский (1889–1913), В.П.Неболюбов (1913 елдан) җитәкли. 1892 елга китапханәдә 3754 берәмлек китап исәпләнә; ул Россия табибләр җәмгыяте китапханәләре арасында иң яхшыларыннан санала.

Китапханә фонды иганәчелек ярдәмендә дә баеган, мәсәлән, 1885 һәм 1886 елларда — табиб Гросс, профессор А.У.Фрезе (544 том), 1895 елда җәмгыятьнең шәрәфле әгъзасы профессор И.И.Гвоздев, профессор А.Н.Бекетов (477 том) һәм С.С.Зимницкий варислары үзләренең китапларын тапшыралар.

Казан университетының медицина факультеты мөстәкыйль медицина институты булып аерылып чыкканнан соң китапханә шунда күчерелә (1930), аның фондын 20 меңгә якын басма тәшкил итә (кара6 Казан медицина университеты).

Автор – Н.А.Антонова