Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. 1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1773–1775 еллардагы Крестьяннар кузгалышы чорында авылдан 14 кеше Е.И.Пугачев гаскәренә чакырыла.

1870 елгы мәгълүматлар буенча, авылда 3 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1572,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Мыс Чаллысы волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Яңа Троица авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Красный Октябрь» колхозы оештырыла. 1957 елдан авыылда – «Татарстан» колхозы (үзәк утары – «Татарстан» совхозы поселогы), 1965 елдан – «Новотроицкий» совхозы (КамАЗның ярдәмче хуҗалыгы, үзәк утары – Яңа Троица авылы), 1996–2004 елларда – шул ук исемдәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2011 елдан «Тукаевский племрепродуктор» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет (2022 елдан) бар.

Халык саны

1795 елда – 410,
1870 елда – 786,
1897 елда – 848,
1913 елда – 970,
1920 елда – 872,
1926 елда – 756,
1938 елда – 667,
1949 елда – 310,
1958 елда – 232,
1970 елда – 207,
1979 елда – 247,
1989 елда – 195,
2002 елда – 264,
2010 елда – 385,
2020 елда – 1460 кеше (руслар – 45%, татарлар – 50%).