- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (23.9.1944, үлгәннән соң), гвардия сержанты
1925 елның 25 феврале, Чаллы кантоны (хәзерге Тукай районы) Казаклар авылы — 1944 елның 21 июле, Украина, Львов өлкәсе, Каменка-Буг районы, Банюнин авылы.
Теләнче Тамак урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый.
Туган авылында колхозда эшли.
1943 елның февраленнән Кызыл Армиядә.
1943 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 53 нче гвардия танк бригадасының разведка взводы отделениесе командиры. Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Житомир-Бердичев (1943–1944), Проскурово-Черновцы һәм Львов-Сандо мир (икесе дә — 1944) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1944 елның 21 июлендә Львов шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Кукезов авылы янында беренче булып дошман траншеясына бәреп керә, пулемёт расчётын юк итә һәм офицерны әсирлеккә ала. Разведка төркеме «тел» белән чигенгәндә ике аягы да яралана. Иптәшләрен китүен яшерергә кала. Кулга төшерелгән пулеметтан соңгы патронга кадәр ут яудыра ангары граната белән үзен һәм аны чолгап алган немецларны шартлата.
Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медаль белән бүләкләнә.
Герой бюсты Чаллы шәһәренең Җиңү паркында, һәйкәле Тукай районының Теләнче-Тамак авылында урнаштырыла.
Аның исеме белән Чаллы шәһәре, Тукай районының Әҗмәкәй һәм Казаклар авыллары урамнарына, Теләнче-Тамак мәктәбенә бирелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 185;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 513, 532, 562.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.