Биографиясе

1950 елның 15 августында Төрекмәнстан ССРның Красноводск шәһәрендә туа.

1972 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1975 елдан РФА КГҮнең Физика-техника институтында, әйдәп баручы (1999 елдан) фәнни хезмәткәр, бер үк вакытта, 1995 елдан, Казан университетында, профессор (1999), радиацион химия һәм радиобиология лабораториясе мөдире (2004 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре ионлы имплантация физикасына һәм ион-нур синтезына (ИНС) карый.

Петухов төрле нәметалл матрицаларда: ярымүткәргечләрдә, диэлектрикларда, полимерларда, югары температуралы үтә үткәргечләрдә һ.б. ИНСның төп закончалыкларын, үзенчәлекләрен ачыклый һәм системалаштыра. Беренче булып ИНС алымы белән нәметалларда югары Кюри температуралы юка ферромагнитик элпәләр таба. Күп компонентлы кушылмалар синтезлау өчен төрле химик элемент ионнарын бер үк вакытта имплантацияләүне тәкъдим итә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре         

Магнитные свойства кремния, имплантированного ионами железа // Физика твёрдого тела. 1984. Т. 26, вып. 5 (автордаш);

Ion synthesis of thin granular ferromagnetic films in polymethylmethacrylate // Solid State Communications. 1996. V.97, № 5 (автордаш);

Formation of thin super­conducting YВa CuO layers by oxygen implantation // Physica C. 1997. V.282–287 (автордаш).