Биографиясе

1908 елның 30 декабре, Казан – 1976 елның 9 гыйнвары, шунда ук.

Бөтенсоюз читтән торып уку юридик институтының Казан филиалын тәмамлый (1954).

1931–1933 елларда Чаллы районы «Татарстан» совхозында ремонтлау остаханәсе мөдире, 1934–1935 елларда Питрәч районы Пановка авылында Татарстан Кулланучылар берлегенең кооператив хуҗалыгы мөдире. 1936–1937 елларда Казанда ВЛКСМның Молотов район комитетының агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире. 1937–1939 елларда Казан коммуналь хуҗалык инженерлары институты директоры урынбасары.

1941–1942 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты инструкторы. 1942–1943 елларда Столбище МТСның сәяси бүлеге башлыгы. 1943–1948 елларда ВКП(б)ның Чаллы район комитеты 1 нче секретаре. 1948–1955 елларда СССР Хәзерләүләр министрлыгының ТАССР буенча вәкиле.

1955–1957 елларда ТАССР Министрлар Советы рәисе урынбасары. 1957–1970 елларда Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе.

1955–1971 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Автор – Е.Б.Долгов