Тарихы

1678 елдан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке ясаклы татарлар, башкорт-припущенниклар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

1848 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 2 җил тегермәне, ярма яргыч, икмәк киптергеч, тимерчелек эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1131,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. С 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Түбән Суыксу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Кызыл Татарстан» колхозы оештырыла (1952 елда аңа Мазино авылы кушыла). 1958 елдан авылда – «Коммунизм» колхозы (үзәк утары –Түбән Суыксу авылы), 1997 елдан – «Суыксу» җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Тукай азык-төлек корпорациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда балалар бакчасы (1994 елдан), клуб һәм китапханә (икесе дә – 1975 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән «Рәмис» чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

К.Д.Дәүләтшин (1934 елда туган) – философ, журналист, философия фәннәре докторы, 1995–2000 елларда «Татарские новости» (Мәскәү) газетасы баш мөхәррире.

Халык саны

1870 елда – 513,
1897 елда – 671,
1913 елда – 971,
1920 елда – 926,
1926 елда – 533,
1938 елда – 617,
1949 елда – 439,
1958 елда – 384,
1970 елда – 427,
1979 елда – 341,
1989 елда – 246,
2002 елда – 260,
2010 елда – 292,
2020 елда – 379 кеше (татарлар).