Казан университетының 1930 елда төзелгән аэродинамика бүлеге җирлегендә Казан авиация институты буларак 1932 елда оештырыла. 1973 елдан А.Н.Туполев исемендә, 1992 елдан Казан техник университеты, 2011 елдан – хәзерге исемдә.

Университет составында 6 уку-укыту институты эшли: авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика; автоматика һәм электрон приборлар төзелеше; компьютер технологияләре һәм мәгълүматны саклау; радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр; инженерлык икътисады һәм эшмәкәрлек; Германия-Россия яңа технологияләр институты; физика-математика факультеты; инженерлык лицей-интернаты; өзлексез белем бирү үзәге. Чистай, Әлмәт, Яшел Үзән, Лениногорск, Чаллы шәһәрләрендә филиаллары бар. Моннан тыш, авиация техникасы һәм технологияләр; гамәли электродинамика, фотоника һәм тере системалар; энергоэффектив технологияләр институтлары; Казан квант үзәге («КАИ-КВАНТ»), «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләренең төбәк инжиниринг үзәге, «Машина төзелеше» Германия-Россия инжиниринг үзәге эшли.

2018/2019 уку елында университетта 11 меңгә якын студент, 2 меңнән артык хезмәткәр исәпләнә, шул исәптән 760 укытучы, 120 дән артык кеше – фән докторлары һәм профессорлар.

52 меңнән артык белгеч әзерләнә, алар арасында «Энергия-Буран» системасының баш конструкторы Б.И.Губанов, П.О.Сухой исемендәге ОКБ ген. конструкторы М.П.Симонов, СССРның авиация сәнәгате министры, РФ МК рәисе булып эшләгән И.С.Силаев һ.б. бар.

Университет беренче елларыннан ук эре фәнни үзәк була. Н.Г.Четаев җитәкчелегендә вузда алга таба И.Г.Малкин, Г.В.Каменков, С.Г.Нужин, Х.М.Мөштәри, П.А.Кузьмин, А.С.Галиуллин, Ю.В.Кожевников, В.М.Матросов, В.Н.Скимель-Оше, И.И.Әхмәтгалиев, А.Ш.Әминов, Н.В.Куршев, К.П.Персидский хезмәтләрендә үсеш алган Казан хәрәкәт тотрыклыгы теориясе фәнни мәктәбе оеша. Ныклылык өлкәсендәге тикшеренүләр Ю.Г.Одиноков, Ю.А.Радциг, М.Б.Вахитов, В.Г.Шатаев тарафыннан алып барыла. А.В.Болгарский, С.В.Румянцев, Г.С.Жирицкий, С.Ф.Лебедев башлаган очу аппаратлары двигательләренең физик-техник проблемаларын тирәнтен тикшерү В.Е.Алемасов, В.И.Локай, А.В.Талантов, В.К.Щукин, И.Н.Дятлов, М.К.Максутова, В.М.Янковский, Б.С.Виноградов тарафыннан дәвам ителә. Авиация техникасын проектлау һәм җитештерүне конструктор-технологик тәэмин итү буенча фәнни-тикшеренүләр М.И.Лысов, Г.Н.Воробьёв, А.Ф.Әхмәров, Ф.С.Юнысов җитәкчелегендә алып барыла. Мәгълүмати-үлчәү приборлары һәм системалары өлкәсендәге эшләргә Р.Ш.Нигъмәтуллин, В.И.Поповкин, Ш.М.Чабдаров, Я.С.Урецкий җитәкчелек итә.

1933 елдан «Труды Казанского авиационного института», «Вестник Казанского государственного технического университета» (1998 елдан), «Авиационная техника» (1958 дән), «Вертолёт» (1998 елдан) журналлары, «Крылья» газетасы, «Актуальные проблемы авиационных и аэрокосмических систем» (2001 елдан), «Проблемы нелинейного анализа в инженерных системах» халыкара җыентыклары нәшер ителә. 1982 елдан КДТУ тарихы музее эшләп килә.

Казан милли тикшеренү техник университеты ректорлары: Н.З.Векслин (1932), С.П.Гудзик (1932–36), И.П.Богданов (1936–38), И.С.Шохов (1938–42), П.И.Ильин (1942–44), Г.В.Каменков (1944–49), С.В.Румянцев (1949–53), Ю.К.Застела (1953–67), Р.Ш.Нигъмәтуллин (1967–77), Ю.В.Кожевников (1977–87), Г.Л.Дегтярёв (1987–2007), Ю.Ф.Гортышов (2007–11), Н.Р.Абруков (2011-2012 елларда ректор вазифаларын башкаручы),  А.Х.Гыйльметдинов (2012 елдан).