Эчтәлек

РСФСР Халык комиссарлары Советы карары белән 1945 елның 13 апрелендә ачыла. 1945–1988 елларда ректоры Н.Г.Җиһанов була, 2001 елда консерваториягә аның исеме бирелә.

Уку йорты ачылганнан бирле фортепиано, оркестр, хор дирижёрлыгы, вокал факультетлары эшләп килә, 1948 елда теоретик-композиторлык, 1961 елда халык музыка уен кораллары факультетлары ачыла, 1972 елдан органда уйнау өчен әзерлек курслары алып барыла. 1989 елда татар музыкасы кафедрасы эшли башлый, 1995 елда татар музыка сәнгате факультеты оештырыла.

Төрле елларда консерваториядә

  • композиторлар: А.С.Леман, Г.И.Литинский, М.Ә.Мозаффаров, Р.М.Яхин, Л.З.Любовский;
  • опера режиссёрлары Н.К.Даутов, Н.И.Якушенко;
  • вокалистлар: З.Г.Байрашева, В.А.Воронов, Е.Г.Ковелькова, В.А.Лазько, З.Г.Хисмәтуллина, К.Е.Цветов;
  • симфоник оркестр дирижёрлары Ф.Ш.Мансуров, Н.Г.Рахлин, Җ.Г.Садриҗиһанов, И.Э.Шерман;
  • хор дирижёрлары: М.А.Юдин, А.Ф.Бормусов, С.А.Казачков;
  • пианистлар: В.Г.Апресов, Г.М.Коган, Л.Г.Лукомский, М.Д.Берлин-
  • Печникова, М.А.Пятницкая, Э.А.Монасзон;
  • кыллы уен кораллары буенча: С.З.Басовский, Н.А.Брауде, А.Б.Броун, Б.В. Каплун, А.М.Лукацкий, Г.Х.Ходжаев;
  • тынлы уен кораллары буенча: Д.К.Антонов, А.П.Баранцев, А.Г.Геронтьев, Н.Г.Зуевич, Е.И.Карпухин, А.П.Колпинский, Ш.Г.Низаметдинов, Л.М.Шлеймович;
  • баянчылар: В.П.Плетнёв, А.В.Тихонов, И.И.Шәрипов, А.И.Шутиков;
  • музыка белгечләре: Х.И.Булатова-Терегулова, Ю.В.Виноградов, Я.М.Гиршман, Г.Я.Касаткина, Ч.Н.Бәхтиярова, Г.М.Кантор, Й.Н.Исәнбәт һ.б. укытучылар укыта.

Казан консерваториясендә 1,3 меңнән артык белгеч әзерләнә. Алар арасында

  • композиторлар: Р.З.Ахиярова, Ф.Ә.Әхмәтов, Ә.З.Бакиров, Р.Н.Белялов, Х.В.Вәлиуллин, С.Ә.Гобәйдуллина, Р.Ә.Еникиев, Р.Ф.Кәлимуллин, О.Л.Лундстрем, А.С.Миргородский, А.З.Монасыйпов, Б.Г.Мөлеков, Ш.Х.Тимербулатов, З.Г.Хәбибуллин, М.И.Шәмсетдинова, Ш.К.Шәрифуллин, И.Д.Якупов, М.З.Яруллин;
  • пианистлар: Л.И.Әхмәтова, Т.Г.Әхмәтов, Э.К.Әхмәтова;
  • скрипкачылар: М.Г.Әхмәтов, Ю.Ю.Виват, Г.Н.Крушельницкий, Г.З.Степанов;
  • тромбонист Г.З.Ройтфарб;
  • вокалистлар: Л.Г.Башкирова, Р.Г.Билалова, В.Ә.Ганиева, Р.И.Ибраһимов, Р.З.Ильязов, И.Д.Ишбүләков, М.В.Казаков, Р.Х.Мифтахова, Э.Г.Трескин, А.С.Фадеичева, И.Г.Шакиров;
  • хор дирижёрлары: Н.Г.Җүрәева, Л.Г.Кустабаева һ.б. бар.

Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры, Татар опера һәм балет театры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию ансамбле, Татарстан һәм Идел буе республикаларының башка әйдәп баручы коллективларының төп өлешен консерваторияне тәмамлаган белгечләр тәшкил итә.

Укыту — уен коралларында уйнаучылар (фортепиано, орган, клавесин, арфа, кыллы оркестр уен кораллары, тынлы һәм бәрмә оркестр уен кораллары, халык уен кораллары), дирижёрлык итү (опера-симфония, академик хор), вокал сәнгате (академик һәм халык җырларын башкару), композиция, музыка белеме, этномузыкология, балет педагогикасы белгечлекләре буенча алып барыла.

2018/2019 уку елында консерваториядә 700 дән артык студент, 200 дән артык укытучы, шул исәптән 13 фән докторы һәм 44 фән кандидаты, 56 профессор һәм 85 доцент исәпләнә.

Консерватория укытучылары арасында композиторлар: А.Б.Луппов, Л.З.Любовский, Б.Н.Трубин, А.М.Руденко; дирижёрлар: В.М.Васильев, В.Г.Лукьянов, Р.А.Халитов; вокалистлар: Ю.В.Борисенко, Г.Т.Ластовка, З.Д.Сөнгатуллина; музыка белгечләре: Л.В.Бражник, В.Р.Дулат-Алиев, А.Л.Маклыгин, З.Н.Сәйдәшева, Л.А.Федотова; пианистлар Г.К.Абдуллина, Э.В.Бурнашева, И.С.Дубинина, Е.В.Михайлов, С.Н.Работкин, В.А.Столов, Ю.Ю.Сокольская, В.А.Таганцева; скрипкачылар: М.Г.Әхмәтов, В.А.Афанасьев, Ш.Х.Монасыйпов; альтчы К.Х.Монасыйпов; виолончелистлар А.Ә.Әсәдуллин, А.Н.Хәйретдинов; тынлы уен коралларында уйнаучылар А.Г.Гыйльфанов; органчы Р.К.Абдуллин, баянчылар А.Ю.Протасов, Ә.Ә.Фәйзуллин; думбрачы Г.Ф.Мөхәммәтдинова һ.б. укытучылар бар. Студентларның симфоник һәм камера оркестры, халык музыка уен кораллары һәм татар музыкасы оркестры, академик һәм камера хоры, опера студиясе, кыллы квартет һ.б. иҗади коллективлары эшли. 1960 елдан консерватория каршында Махсус урта музыка мәктәбе эшләп килә.

Консерватория химаясендә халыкара фестивальләр һәм конкурслар үткәрелә: орган музыкасы (1997 елдан), София Гобәйдуллина музыкасы һәм «Пианофорум» (2001 елдан); Р.Яхин исемендәге камера җырчылары һәм концертмейстерлары  халыкара конкурсы (2003 елдан), София Гобәйдуллина исемендәге пианистлар конкурсы (2006 елдан), «Казан Кремле» конкурсы (2007 елдан), «Музыка турында Россия фәне: яшь галим сүзе» (2004 елдан), кыллы инструментларда башкаручылар (2008 елдан) һ. б. 

Казан консерваториясе музыка сәнгате мәсьәләләрен өйрәнү буенча төбәктә төп фәнни үзәк булып тора. Музыкаль фольклор кабинеты ТР районнарына һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләргә экспедицияләр оештыра. Төп фәнни юнәлешләр: Татарстанның хәзерге музыка мәдәнияте, төрки, фин-угор, славян халыкларының традицион музыка сәнгате һәм аларның үзара йогынтысы, музыка социологиясе, Европа һәм рус музыкасы теориясе һәм тарихы мәсьәләләре, музыка белеме һәм музыкаль башкару сәнгате проблемалары. 1990 елдан редакцияләү-нәшрият бүлеге эшли. «Музыка. Сәнгать, фән, практика» журналы чыгарыла (2012 елдан).

1962 елдан консерватория элекке Дворяннар йортына, соңрак КПССның Татарстан өлкә комитетына караган бинада урнаша (1915–1938, архитекторлар С.В.Бечко-Друзин, Р.М.Мортазин); бина архитектура ядкәре булып тора. 4 концерт залы, 3 орган бар. Укыту базасы сыйфатында ТРның Зур концерт залы файдаланыла. 1988 елдан ректоры — Р.К.Абдуллин.

Әдәбият

Казанская государственная консерватория. К., 1998.

Автор — Р.К.Абдуллин