- РУС
- ТАТ
1919 елда Казан педагогия институтын үзгәртү юлы белән оештырыла. 1921 елдан кабат Казан педагогия институты булып атала башлый. 1922 елда Шәрекъ педагогика институты составына керә. Төп оештыру документлары: 1918 елда РСФСР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Мәгариф буенча дәүләт комиссиясе тарафыннан расланган Педагогия институтлар уставы, РСФСР Мәгариф халык комиссариатының педагогия институтларны халык мәгарифе югары институтлары итеп үзгәртү турындагы 1919 елгы карары.
5 бүлеге була: мәктәпкәчә, беренче баскыч мәктәп укытучылары, икенче баскыч мәктәп укытучылары, хезмәт процесслары буенча инструкторлар, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре (1921 елда ябыла). Уку срогы 4 ел.
Студентларның педагогия практикасы өчен икенче баскыч күргәзмә мәктәп (җитәкчесе С.П.Сингалевич), институт каршында әзерлек курслары эшли. Халык мәгарифе югары институты составына Казан университетының кыскартылган факультетлары (филология, физика-математика), Казан югары кыз балалар курслары, Казан укытучылар семинариясе, халык укытучыларын укыту өчен Казан земство мәктәбе педагогия персоналы һәм студентлары һәм шушы уку йортларының биналары керә.
1922 елга: 152 укытучы, шуларның 56 сы профессор, 477 студент. Институт белән коллегиаль тәртиптә бүлек мөдирләре составындагы Совет идарә итә. Совет рәисе А.П.Машкин, әгъзалары М.П.Якубовская, А.М.Вилькен, Д.А.Гольдгаммер, В.Т.Дитякин, С.П.Сингалевич. Укытучылары: В.В.Адоратский, А.Е.Арбузов, В.А.Богородицкий, Е.Ф.Будде, М.Д.Бушмакин, Г.С.Гобәйдуллин, В.В.Ивановский, А.А.Красновский, Н.А.Ливанов, А.О.Маковельский, Н.Н.Парфентьев, М.Д.Прыгунов, С.А.Пионтковский, А.Ф.Самойлов, Н.Н.Фирсов, Е.И.Чернышёв.
Казанский государственный педагогический институт // Ученые записки Казанского государственного педагогического института. 1974. Выпуск 132.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.