1921 елның 23 июлендә Казанда Югары шәрекъ музыка мәктәбе (1919 елда музыка училищесе җирлегендә ачылган Үзәк шәрекъ музыка мәктәбеннән барлыкка килә) җирлегендә ачыла.

Шәрыкъ кконсерваториясең бурычлары – Россиянең Шәрыкъ халыклары музыкль иҗатын өйрәнү, пропагандалау һәм үстерү, музыка сәнгатенең барлык өлкәләрендә музыка буенча (беренче чиратта милли) кадрлар әзерләү. Барлыгы биш факультет – теория һәм композиция, кыллы һәм тынлы музыка уен кораллары, фортепиано, ялгыз җырлау, музыка-этнография факультетлары ачыла. Шәрыкъ консерваториясе каршында фәнни музыка-этнография ассоциациясе эшли, аның әгъзалары татар, мари, чуаш, удмурт, уйгыр һ.б. халыкларның иҗатларын җыю һәм өйрәнү белән шөгыльләнә.

ТАССР Халык комиссарлары советының 1922 ел 11 март карары нигезендә Шәрыкь консерваториясе Дәүләт музыка мәктәбе белән берләштерелә һәм Шәрекъ музыка техникумына үзгәртелә.

Шәрыкь консерваториясе ТРда беренче тапкыр югары музыка уку йорты төзү омтылышы булып тора.

Директорлары – В.М. Айонов, Н.В. Никольский. Әйдәп баручы укытучылары – А.Х. Симаков, Р.А. Гуммерт, В.И. Виноградов, М.А. Пятницкая, О.О. Родзевич, К.А. Корбут, Н.Ф. Катанов, Е.А. Косьмина, А.И. Емельянов һ.б.