- РУС
- ТАТ
Татарстанның Чирмешән районындагы авыл, Олы Сөлчә елгасының уң кушылдыгы буенда, Чирмешән авылыннан 28 км көнбатыштарак урнашкан
1920 елларда нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Котыш волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Чирмешән районында.
Хәзер – Иске Котыш авыл җирлегендә.
Күмәкләштерү елларында авылда “Красная Поляна” колхозы оештырыла. 1951 елда аның “Ленинск”, “Красный Маяк” (икесе дә – Иске Котыш авылы), “Урожай” (Яңа Котыш авылы) колхозлары белән берләшүе нәтиҗәсендә, Ленин исемендәге колхоз (үзәк утары – Иске Котыш авылы) барлыкка килә. 1965 елда Чапаев исемендәге колхоз итеп үзгәртелә.
1996 елда Чапаев исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005–2010 елларда “Котыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.