Болгар шәһәрендә 2016 елда югары дини белем бирүче мөселман дини оешмасы буларак ачыла.​​​​​​​

Болгар ислам академиясе. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Академиянең төп максатлары: Россиядә ислам дине магистрлары һәм докторлары әзерләү аша өч катлы мөселман мәгарифе системасын булдыру; ислам белемен өйрәнүгә булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерү өчен уңайлы һәм сыйфатлы мөселман белемен бирүне тәэмин итү; Россиядә ислам диненең традицион формалары нигезендә конкурентлыкка сәләтле дини тәгьлимат торгызу һәм үстерү.; Россиянең күп гасырлык конфессиональ традицияләрен һәм төрле динле һәм күп милләтле җәмгыяте үзенчәлекләрен исәпкә алып, мөселман дин әһелләренең Россия чынбарлыгына интеграциясе; дини экстремизм һәм радиклизм идеологиясенең үтеп керүенә системалы каршы тору.

Академия структурасында: фән-мәгариф үзәге (фәнни тикшеренүләр һәм белем бирү процессын оештыру белән шөгыльләнә); Россия галимнәре Советы (Бөтенроссия мөселман руханилары берлеге – дини мәсьәләләрне ачыклау, фикер алышу һәм хәл итү максатыннан оештырылган коллегаль киңәшмә органы); Россия ислам мирасын өйрәнү үзәге; Динара диалог үзәге; Бөтенроссия ислам китапханәсе.

Академия ислам фәннәре магистрларын һәм докторларын түбәндәге юнәлешләр буенча әзерли: ислам хокукы; ислам дине; коръән һәм хадис белеме; ислам икътисады һәм финанслары. Академия шулай ук мөселман руханиларының һәм Россия һәм БДБ илләре мөселман югары уку йортлары мөгаллимнәренең квалификацияләрен күтәрә.

Ректорлар: К.Ш.Исхаков (2016–2017), Р.М.Мөхәммәтшин (2017–2019), Д.М.Абдрахманов (2019 елдан).

Р.М.Мухаметшин Болгар ислам академиясе һәм югары дини белем бирү системасы турында. 2020

Татар телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты