- РУС
- ТАТ
тулы булмаган урта уку йортлары
Ир балалар, кыз балалар өчен һәм катнаш, 1912 елның 25 июнь Нигезләмәсе буенча оештырыла. Халык мәгарифе министрлыгы карамагында була.
Уку вакыты 5 ел тәшкил итә (башлангыч мәктәптән соң). Халыкның демократик катлавы өчен билгеләнә. Югары башлангыч училищеләренең күпчелеге шәһәр училещеләреннән, шәһәрнең башлангыч, земствоның ике сыйныфлы һәм махсус чиркәү өч еллык мәктәпләреннән оештырыла. Югары башлангыч училищеләрне тәмамлаучыларның гимназиянең җиденче сыйныфына укырга керү хокукы була, шуның белән алар шәһәр училищеләреннән аерылып торалар. Авыл җирлекләрендә югары башлангыч училищеләре беренче гомуми белем бирүче урта мәктәпләр булалар. Югары башлангыч училищеләре сыйныфлап укыту системасы хөкем сөрә, укытучылары – укытучылар интернатларын, шул исәптән Казан укытучылар институтын тәмамлаучылар. Казан губернасы территориясендә 1917 елга 19 югары башлангыч училищесе, шуларның дүртесе Казанда (Пләтән, Черек күл, Бишбалта һәм Постаучылар бистәсе; аларда 573 ир бала һәм 13 кыз бала белем ала) эшли.
Совет хакимиятенең беренче елларында югары башлангыч училищеләре җирлегендә икенче баскыч мәктәпләр булдырыла.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.