Эчтәлек

1789 елда Себер саклану сызыгының Чик буе идарәсе каршында ачыла.

1808 елдан яңа оешкан Себер казак гаскәре карамагына күчерелә.

1836 елда мөстәкыйль уку йорты буларак ябыла, укытучылары һәм укучылары Себер казак гаскәренең Омск училищесенә (1866 елдан — казак хәрби прогимназиясе) күчерелә, анда тылмачлар бүлеге 1871 елга кадәр эшли.

Бу кечкенә мәктәптә татар һәм монгол-маньчжур (1826 елга кадәр) бүлекләре эшли. Аңа башлангыч белемле укучылар кабул ителә (1808 елдан — Себер казаклары һәм мөселман түрәләренең балалары гына); уку вакыты 4 ел. Ел саен мәктәпне тәмамлаган 6–8 кешегә коллегия теркәүчесе яисә хорунжий чины бирелә, һәм алар — Себернең дәүләт оешмаларына һәм хәрби частьларына хезмәткә, иң яхшылары, 1808–1835 елларда, укуларын дәвам итәр өчен Казан гимназиясенә җибәрелә.

Әдәбият  

Веселовский Н.И. Сведения об официальном преподавании восточных языков в России // Тр. 3 междунар. съезда ориенталистов в САНКТ-Петербурге. СПб., 1879–80. Т. 1;

Из истории Омска (1716–1917 гг.). Омск, 1967;

Кононов А.Н. История изучения тюркских языков в России: Дооктябрьский период. Л., 1982.