1880 елда ачыла, император Александр III нең кызы бөек княгиня Ксения исеме белән атала.

Уку вакыты 7 ел булган кыз балалар гимназияләре уставлары нигезендә эшли.

1886 елда гимназия каршында өстәмә 8 нче педагогик сыйныф, 1890 елда әзерлек сыйныфы ачыла; 2 шәр параллель сыйныф эшли.

Ел саен якынча 80 кеше тәмамлый. Укытучылары Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе профессорлары була. Гимназияне тәмамлаучылар (алар арасында М.В.Нечкина) шәһәр һәм земство башлангыч мәктәпләрендә укыталар, Казан хатын-кызлар югары курсларында укуларын дәвам итәләр.

Сәүдәгәр И.И.Аппаковтан сатып алынган бинада урнаша (архитектура истәлеге; хәзер РФА КФҮ бинасы).

Автор Е.В.Липаков