Фәнни-техник алгарышны тәэмин итүдә гаять мөһим роль уйный. Электр энергетикасы үсеше генерацияләүче куәтләрне һәм электр энергиясе җитештерү күләмен үстерү, электр челтәрен киңәйтү, шул исәптән электр тапшыру линияләренең (ЭТЛ) озынлыгын һәм көчәнешен, трансформатор подстанцияләренең исәбен арттыру, техник процессларны һәм җиһазларны камилләштерү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Электр энергетикасы барлыкка килү

Татарстан территориясендә Казандагы (шәһәр электр станциясе, 1895–1926 елларда эшли; трамвай өчен электр станциясе, 1898–1928), Алабугадагы (1902), Чистайдагы (1913), Мамадыштагы (1914), Бөгелмәдәге (1917) беренче даими ток электр станцияләре электр энергиясен почтага, телеграфка һәм телефонга, үзәк урамнарны, дәүләт учреждениеләре бүлмәләрен, җәмәгать биналарын, уку йортларын, бай хуҗаларның йортларын яктырту өчен тапшыралар. Электр генераторлары һәм электр җиһазлары Казан дары заводында (даими ток — 1887 елда, алмаш ток — 1915 елда), бертуган Крестовниковларның сабын кайнату заводында, Алафузовлар, Акчурин, Сәйдәшев, «Поляр» фабрикаларында, Паратск суднолар ремонтлау остаханәләрендә, Чаллы элеваторында, Бондюг химия заводында урнаштырыла.

Электр энергетикасы үсеше

Совет хакимияте елларында электр энергетикасы үсеше халык хуҗалыгының өстенлекле бурычларының берсенә әверелә (кара ГОЭЛРО, Электрлаштыру). Казан политехник институтында энергетика белгечләре әзерләү башлана (1919 елдан), тармакның үзәкләштерелгән идарә органнары — Татарстан ХХСның электр техникасы сәнәгате бүлеге (1920), Казан «Эльводтрам» тресты (1924) оештырыла. Алабугада (1920), Минзәләдә (1922), Казанда (1915 елда нигезләнә, 1925–1942 елларда эшли), Бөгелмәдә һәм Тәтештә (1927) алмаш ток электр станцияләре корыла. 1925–27 елларда Казан шәһәр электр челтәрләре киңәйтелә, югары вольтлы һава линияләре кабельле линияләргә алыштырылып, 6 кВ га кадәр көчәнешле өч фазалы алмаш токка күчерелә. Торак йортларны электрлаштыру, шәһәр читләрен яктырту, сәнәгать предприятиеләрен үзәкләштерелгән электр тәэминатына тоташтыру эшләре җәелдерелә.

1930 еллар — 1940 еллар башында ТАССРда тизләтелгән индустрияләштерү өчен энергетика базасы төзелә башлый. 1931 елда «Татэнерго» идарәсе оештырыла. Алдынгы техника һәм технологияләр нигезендә 1 нче (1933) һәм 2 нче (1938) Казан җылылык-электр үзәкләре (КТЭЦ) төзелә. Аларны эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә Казанның гамәлдәге һәм төзелүче предприятиеләре тулысынча электр белән үзәкләштерелгән тәэмин ителүгә күчәләр, күп кенә торак массивлар электрлаштырыла. Подстанцияләре белән 35 кВ көчәнешле ЭТЛ төзелә башлый (беренчесе — КТЭЦ-1-Елга аръягы 1933 тә). Казаннан электр энергиясе шулай ук Яшел Үзән шәһәренә (1934), Мари АССРга (1935), Юдино станциясенә (1940), Дербышки бистәсенә (1941) тапшырыла. Авылларны электрлаштыру башлана: Тәтеш (1934), Арча һәм Мамадыш (1937) районнарында кече елгаларда егәрлекләре зур булмаган беренче колхоз ГЭСлары төзелә.

Бөек Ватан сугышы чорында ТАССР территориясенә эвакуацияләнгән сәнәгать предприятиеләрен оператив рәвештә электр энергиясе белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. 1944 елда энергетика объектларын кору өчен беренче «Казэнергострой» махсуслаштырылган тресты оештырыла.

Электр энергетикасының интенсив үсеше 

1940 елларның 2 нче яртысы – 1950 елларда республикада электр энергетикасының интенсив үсеше, башлыча, нефть чыгару сәнәгатен булдыру һәм аның үсеше белән бәйле. 1944 елда Урыссу ГРЭСы төзелә (УГРЭС, киңәйтелү эшләре 1957 елда тәмамлана). Подстанцияләре белән бергә 35 кВ көчәнешле Урыссудан Башкортстан АССРдагы Туймазы нефть промыселларына (1944–1945) һәм Октябрьский шәһәренә (1948), Баулы авылына (1948) кадәрге, 110 кВ көчәнешле Урыссу–Бөгелмә–Яңа Писмән (1952, ТАССРда беренче) ЭТЛләре, Урыссу–Бөгелмә–Яңа Писмән–Әлмәт–Азнакай–Урыссу боҗрасы (1954), Урыссу энергетика төйнәлешен Башкортстанның Әлмәт–Зәй энергетика системасы белән тоташтыручы Урыссу-Дим ЭТЛ (1955) корыла. 1958–59 елларда 400 кВ (соңрак 500 кВ) көчәнешле Идел ГЭСы-Бөгелмә-Бекетово транзит ЭТЛ һәм Бөгелмә подстанциясе (илдә иң эреләрнең берсе) файдалануга тапшырылгач, Урыссу төйнәлеше СССРның Европа өлеше Бердәм энергетика системасы (БЭС) һәм Урал энергетика системасы белән тоташтырыла. Нефть промыселларын, төзелүче торак пунктларны тоташ электрлаштыру бара (ел саен ТАССРның нефть чыгарылучы районнарында 2000 км га кадәр озынлыкта ЭТЛ, 6–0,4 кВ көчәнешле 1,5 меңләп трансформатор подстанцияләре, 20 гә кадәр 35–110 кВ көчәнешле подстанция гамәлгә кертелә).

1950 елларда яңа турбиналар һәм казаннар урнаштыру нәтиҗәсендә Казан энергетика төйнәлешендә 1 нче һәм 2 нче КТЭЦларның генерацияләү куәте 2 тапкыр арта. Көнчыгыш подстанция (Арча) (1948), Казаннан Васильево поселогына кадәрге ЭТЛ-35 кВ, Яшел Үзән, Йошкар-Ола һәм Чабаксар шәһәрләренә кадәрге ЭТЛ-110 кВ (1958–1959) файдалануга тапшырыла.

1946 елда «Татсельэлектро» республика проектлау-төзелеш-эксплуатацияләү конторасы оештырылганнан соң, авылларны электрлаштыру эше активлаша. Ык елгасында республикада беренче Яңа Мәлкән дәүләт ГЭСы (1952), Зөя елгасында Апас районында колхозара Дәвеш (1957) һәм Буа районында Кыят (1959) ГЭСлары төзелә. Шулай ук массачыл рәвештә авыл хуҗалыгы объектларын югары көчәнешле дәүләт челтәрләренә тоташтыру башлана. 1956–1960 елларда Чыпчык, Арча, Дөбъяз, Комлы Кавал, Питрәч торак пунктларында республикада беренче авыл хуҗалыгы билгеләнешле 35 кВ көчәнешле подстанцияләр корыла. Нәтиҗәдә 1950–1960 елларда электрлаштырылган колхозларның өлеше 7% тан 55% ка кадәр арта. Әлеге чорда кече сәнәгый һәм коммуналь энергетика объектлары реконструкцияләнә, түбән вольтлы шәһәр челтәрләре үсеш кичерә. Махсуслаштырылган җитештерү предприятиеләре — Казанда трансформаторларны ремонтлау базасы (1948) һәм «Татэнергоремонт» заводы (1960) төзелә.

1957 елда Урыссу һәм Казан энергетика төйнәлешләре бердәм диспетчерлык хезмәте булган Татарстан ХХСның энергетика сәнәгате идарәсенә берләштерелә. Электр энергетикасы үсешенә карамастан, предприятиеләр һәм халык электр энергиясен куллану бик тиз арткан шартларда 1950 еллар ахырына республикада аңа кытлык саклана. Энергетика объектларын кору өчен «Татэлектромонтаж» (1957), «Татэнергострой» (1963), «Камгэсэнергострой» (1964), «Камэнергострой» (1969) оешмалары төзелә. 1960 елларда Зәй ГРЭСын (ЗГРЭС, 1963), 1 нче Түбән Кама җылылык электр үзәген (ТҖЭҮ, 1967), 3 нче Казан ТЭЦын (1968), 1 нче һәм 2 нче КТЭЦларда югары экономияле яңа казаннарны һәм турбиналарны файдалануга тапшыру хисабына ТАССРда электр станцияләренең куәте 3 тапкырдан күбрәккә арта.

Республика тулысынча үз-үзен электр энергиясе белән тәэмин итә, аның арткан өлешен СССР БЭСна җибәрә башлый. Республиканың эре электр станцияләрен читтән китерелгән ташкүмердән мазутка һәм табигый газга күчерү башлана. 1963 тән, «Татэнерго» җитәкчелеге астына, эре дәүләт электр челтәреннән башка кече сәнәгый, коммуналь һәм авыл хуҗалыгы электр челтәрләре һәм җайланмалары туплана. 1960–1968 елларда 35, 110, 220 кВ көчәнешле Зәй-Казан (Киндерле), ЗГРЭС–Түбән Кама, Казан (Киндерле)–Чабаксар (Казан энергетика төйнәлеше СССРның Европа өлеше БЭСна керә), Зәй–Бөгелмә ЭТЛләре, Чаллы, Алабуга, Менделеев, Чистай, Нурлат, Мөслим, Яңа Чишмә, Аксубай, Сарман, Минзәлә, Базарлы Матак, Алексеев, Апас, Буа, Чүпрәле, Байлар Сабасы, Вятка Аланы, Лаеш, Балтач, Тәтеш, Кукмара, Мамадыш, Куйбышев һ.б. торак пунктларда подстанцияләр сафка баса. Барлык сәнәгать, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм коммуналь-көнкүреш предприятиеләрен һәм оешмаларын эре подстанцияләргә тоташтыру, нәтиҗәсез вак электр станцияләрен бетерү башлана (Чаллыда — 20, Чистайда 22 энергия җайланмасы эштән туктый). 1970 елга колхозлар — 96%, совхозлар — 98%, торак пунктлар 82% ка электрлаштырыла.

1972 елда ЗГРЭСны киңәйтү төгәлләнә, ул Европадагы иң эре җылылык электр станциясенә әверелә. КамАЗ ТЭЦы (1971, хәзер Чаллы җылылык электр үзәге), Түбән Кама ГЭСы (1979, ТГЭС), 2 нче ТГЭЦ (1980) сафка баса. 1 нче һәм 2 нче КТЭЦларда искергән энергетика агрегатларын сүтү башлана. 1986–90 елларда Түбән Кама районында 6 мең МВт куәтле Татар АЭСы төзелеше бара. 220 һәм 500 кВ көчәнешле Зәй–Киндерле (1970), ЗГРЭС–ТГЭС, ЗГРЭС–Куйбышев (өлкә, 1972), Казан (Киндерле)–Чабаксар ГЭСы (1978), Түбән Кама–Завод (Чаллы) (1979), Завод–ЗГРЭС, Казан–Чабаксар–Горький–Кострома–Мәскәү (икесе дә — 1980) ЭТЛләре һ.б. файдалануга тапшырыла. 1990 еллар башына Татарстанның энергетика системасы СССРдагы иң эре 7 система исәбенә керә, электр станцияләре гомуми куәтенең һәм электр энергиясе җитештерүнең макс. күрсәткечләренә ирешелә.

1980 елларның 2 нче яртысыннан электр энергетикасы үсешендә төп игътибар гамәлдәге куәтләрне файдалануда нәтиҗәлелекне яхшыртуга, ягулык сарыф итүне, электр энергиясен тапшыруда югалтуларны азайтуга юнәлтелә. 1990 елларда сәнәгый җитештерү күләмнәре кимү, шулай ук 1 нче һәм 2 нче КТЭЦларда, УГРЭСта, ЗГРЭСта искергән җиһазларны сүтү нәтиҗәсендә электр энергиясен эшләп чыгару кыскара. 1990 елларның 1 нче яртысында электр энергетикасы предприятиеләре республиканың хакимият органнары карамагына күчә. Энергия белән тәэмин итүнең техник халәтен, куркынычсызлыгын, электр энергетикасы куәтләрен нәтиҗәле файдалануны контрольдә тоту өчен ТР Энергетика күзәтчелеге дәүләт инспекциясе һәм Республика энергия саклаучы технологияләр үзәге оештырыла (1997).

Урыссу ГРЭСы. Гомуми күренеш

Электр энергетикасын үзгәртеп кору

2000 еллар башыннан тармакны институциональ үзгәртеп кору барышында «Татэнерго» АҖ эшчәнлек төрләре буенча берничә предприятиегә бүленә һәм яшәүдән туктый (2011). Республикада энергетика комплексы (кластер) формалаша. Электр энергиясен «Генерацияләүче компания» (ТГЭС, ЗГРЭС, 1 нче һәм 2 нче КТЭЦ, Чаллы ТЭЦы), «Урыссу ГРЭСы ТГК», «ТГК-16» (1 нче ТТЭЦ, 3 нче КТЭЦ) акц. җәмгыятьләре, «Түбән Кама ТЭЦы» ҖЧҖ (2 нче ТТЭЦ) җитештерә. 2014 елда республиканың барлык электр станцияләренең куәте — 7,3 млн кВт, электр энергиясе җитештерү 22,3 кВт·сәг. тәшкил итә. Электр энергиясен тапшыручы, электр челтәрләрен файдаланучы һәм аларга хезмәт күрсәтүче төп компания — «Челтәрле компания» АҖ, ул Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Идел буе, Чистай электр челтәрләрен үз эченә ала. 2014 елда ТРда ЭТЛләрнең гомуми озынлыгы: ачык линияләр — 59,5 мең км (шул исәптән 35–500 кВ көчәнешлеләр — 10,2 мең км, 0,4–6 (10) кВ көчәнешлеләр — 42,4 мең км), кабельле линияләр — 9,1 мең км (35–220 кВ көчәнешлеләр — 101,5 км, 0,4–6 (10) кВ көчәнешлеләр — 9 мең км) тәшкил итә; 35–500 кВ көчәнешле подстанцияләр — 372, 0,4–6 (10) кВ көчәнешле трансформатор пунктлары — 18305. ТР территориясендә электр энергиясе белән гарантияле тәэмин итүче оешма — «Татэнергосбыт» АҖ, ул 30 меңнән артык юридик затка һәм 700 меңнән артык физик затка хезмәт күрсәтә.

ТРда кирәкле стандартлашкан электр-техник җиһазлар, материаллар җитештерүче, сервис хезмәте күрсәтүче предприятиеләр булдырыла. «ИНВЭНТ» компанияләр төркеме оештырыла, аның составында Казанда комплектлы бүлү җайланмалары, ЭТЛ терәк-баганалары, күбек полиуретан изоляцияле торбалар, кабельләр, трансформаторлар, Зәйдә блоклы комплектлы трансформатор подстанцияләре, металл конструкцияләр һәм металл эшләнмәләр, сэндвич-панельләр, Урыссуда комплектлы трансформатор подстанцияләре һәм калкан җиһазлар җитештерүче заводлар эшли.

Республикада электр энергетикасы үсешенең төп юнәлешләре — җылылык электр станцияләрен пар энергиясе турбиналарына алмашка нәтиҗәлерәк пар-газ турбиналары белән яңартып җиһазландыру (әлеге турбиналар 1 нче ТТЭЦта һәм 2 нче КТЭЦта урнаштырыла), электр челтәренең тиз арада йөкләнеш артуга сәләтен (инновацион җиһазлар кулланып, Алабуга 500 кВ, Үзәк 220 кВ (Казан), Чистай 220 кВ подстанцияләрен, 220 кВ көчәнешле Котлы Бөкәш-Үзәк ЭТЛн төзү, гамәлдәге Киндерле 500 кВ, Котлы Бөкәш 220 кВ подстанцияләрен реконструкцияләү), куәтнең агылыш реверсын тәэмин итү; кулланучыларны электр энергиясен куллану күләмен исәпкә алу һәм көйләү приборлары белән җиһазлау. 2015 елда «Түбән Кама ТЭЦы» ҖЧҖнең станциясен модернизацияләү төгәлләнә, аның куәте 350 МВт ка кадәр арттырыла.  Электр энергетикасы объектларын техник проектлау мәсьәләләрен Бөтенроссия энергетика сәнәгате фәнни тикшеренү-җитештерү институтының (ВНИПИ энергопром) Идел буе филиалы, «КЭР-холдинг» ҖЧҖ, «Энергопрогресс» инженерлык үзәге һ.б. хәл итә.

Электр энергетикасы өчен кадрларны ТРда Казан энергетика университеты һәм Казан энергетика техникумы әзерли.

«Чистай-220» подстанциясе

Чыганаклар                                                      

История энергетики Татарстана (1920–2000 гг.): Док. и материалы. К., 2001.

Әдәбият                

Развитие энергетики Татарской АССР. К., 1961; 

Мы и время: Очерки из истории энергетической системы Татарстана. Чебоксары, 2002; 

Минниханов Р.Н. Энергетика Татарстана: динамичное развитие, новые достижения // Энергополис. 2008. № 1.

Авторлар — С.Г.Белов, М.В.Сәлимгәрәев