1917 елда өчьеллык укытучылар семинариясе буларак ачыла, 1919 елдан педагогик курслар, 1921 елдан педагогия техникумы, 1930 елдан татар педагогия техникумы, 1937 елдан педагогия училищесы, 2012 елдан педагогия көллияте, 2015 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту гадәттән тыш хәлләрдә саклау, янгын куркынычсызлыгы, гамәли информатика, физик культура белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 522 укучы, 26 укытучы исәпләнә.

Танылган укучылары арасында – чуаш шагыйре М.Сеспель, дәүләт эшлеклесе Г.Г.Галиев.