1955 елда ачыла, 2013 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту авыл хуҗалыгын механикалаштыру, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, икътисад һәм бухгалтер исәбе белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 163 укучы, 12 укытучы исәпләнә.