1969 елда музыка училищесы буларак ачыла (1971 елдан татар композиторы С.З.Сәйдәшев исемен йөртә), 2008 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту эстрада музыка сәнгате, инструменталь башкару, вокал сәнгате, хор дирижеры, музыка теориясе белгечлекләре буенча алып барыла.

2018/2019 уку елында 95 укучы, 53 укытучы исәпләнә.

Уку йорты эшләү дәверендә 1,8 меңнән артык белгеч әзерләнә, алар арасында – Р.Ф.Кәлимуллин, Р.Г.Сәхәбиев, З.Н.Шәрифуллина, Г.Ф.Мөхәммәтдинова. Көллияттә виолончелистлар ансамбле, Dolce вокаль ансамбле, камера оркестры, тынлы һәм халык уен кораллары оркестрлары, Nouvelle скрипкачылар ансамбле, хор коллективы эшли.

1990 елдан ике елга бер тапкыр көллият нигезендә җырчыларның С.Сәйдәшев исемендәге ачык республика конкурсы үткәрелә.