1966 елда 46 нчы ГПТУ буларак ачыла, 1972 елдан 46 нчы СПТУ, 1995 елдан 46 нчы һөнәр лицее, 2007 елдан эретеп ябыштыру–монтаж көллияте, 2017 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе, эретеп ябыштыру производствосы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлекләре һәм электр челтәрләре һәм электр җиһазлары электромонтажнигы, санлы мәгълүматны эшкәртү мастеры, электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер, эретеп ябыштыручы (кулдан һәм өлешчә механикалаштырылган эретеп ябыштыручы), пешекче-кондитер, автомеханик, элемтә операторы, тегүче һөнәрләре буенча алып барыла.

Көллиятнең Кама Аланында филиалы бар.

2019/2020 уку елында 700 гә якын укучы, 52 укытучы исәпләнә.