1981 елда 78 нче техник училище буларак ачыла, 1984 елдан 57 нче һөнәри-техник училище, 1994 елдан 57 нче һөнәри училище, 2007 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту компьютер челтәрләре, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм аларга хезмәт күрсәтү, эретеп ябыштыру производствосы, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау белгечлекләре буенча алып барыла.

2019 елда көллияткә ресурс үзәге статусы бирелә.

2019/2020 уку елында 1081 укучы, 80 укытучы исәпләнә.