1966 елда нигез салына, 2018 елдан – хәзерге исемдә.

Физик культура, физик культура (югары дәрәҗә) белгечлекләренә укыту алып барыла.

Көллият ачылганнан алып көндезге бүлектә гимнастлар һәм җиңел атлетлар, 1975 елдан туризм буенча инструкторлар һәм физик культура укытучылары әзерләнә. 2000 еллар башыннан волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, спорт гимнастикасы, чаңгы спорты, милли көрәш кебек спорт төрләре үсеш ала. 2006 елда «алкалы хоккей», 2009 елда – «йөзү» белгечлекләре буенча кадрлар әзерләү башлана.

2018/2019 уку елында 470 укучы, 14 укытучы исәпләнә.