Биографиясе

1881 елның 22 мае — 1963 ел.

1904 елда Мәскәү техник училищесен тәмамлаганнан соң, Мәскәү губеләнасының Вороново земство хастаханәсендә су һәм канализация үткәрү белән шөгыльләнә, 1905–1906 елда Акцизлар идарәсендә лаборатория мөдире (Мәскәү).

1907 елдан Казанда: Казан елга училищесендә математика һәм механика укытучысы (1907–1915), Казан сәнәгать училищесендә математика укытучысы (1907–1919).

1919–1929 елларда Казан политехник институтында математика профессоры, ректор ярдәмчесе (1919–1921), ректор (1921–1922).

1930–1959 елларда Казан химия-технология институтында профессор һәм математика кафедрасы мөдире, бер үк вакытта, 1930–1938 елларда, Казан энергетика институтында һәм Казан коммуналь төзелеш инженерлары институтында математика кафедралары профессор һәм мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре математика укыту методикасына карый.

Пауткин җепләр белән хәрәкәтчән модельләр төзү идеясен эшли һәм тормышка ашыра, математика кабинеты һәм оригиналь модельләр әзерләү буенча эксперим. остаханә төзи. Пауткинның үзгәрүчән параметрлы геометрик образлар модельләштерү буенча фәнни эшләре югары техник уку йортларында югары математика укыту өчен беренче методик ярдәмлек була. Пауткин яңак сөяге һәм баш миенең бу сөяк янында урнашкан өлкәсе төзелешендә математика закончалыкларны ачыклый.

Рус техник җәмгыятенең Казан бүлекчәсе (1904–1917), Казан физика-математика җәмгыяте (1924 елдан) әгъзасы.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Двигатель дизеля в качестве судовой машины. К., 1909;

Математическое определение подхода к антруму сосцевидного отростка. К., 1928;

Программа по высшей математике. К., 1932;

Сопротивляемость черепа человека механическим воздействиям. К., 1935.